Кыюлык үрнәге күрсәтәләр

Илеш районыннан махсус хәрби операция барган урынга хезмәткә юлланган яугирләр батырлык үрнәкләре күрсәтеп тора.

Илеш районыннан махсус хәрби операция барган урынга хезмәткә юлланган яугирләр батырлык үрнәкләре күрсәтеп тора. Бу турыда үзенең Телеграм-каналында район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин язган.

Күптән түгел Илдар Мостафинга гаскәри часть командиры урынбасары подполковник Кармаев кул куйган рәхмәт хаты килгән. Офицер Иске Татыш авылы яугире Рөстәм турында мактау сүзләре язган. Мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә юлланган егет хезмәтенең беренче көннәреннән үк үзен җаваплы, ышанычлы итеп күрсәткән.

“Ул үзен авыр хәлләрдә чын яугир итеп күрсәтә. Корал белән оста куллана, хәрби бурычларны үтәгәндә берничә тапкыр пилотсыз очу аппаратларын бәреп төшерде, гомерен куркыныч астына куеп шәхси составны, яралыларны эвакуацияләүдә катнашты. Ул беренчеләрдән булып Шайморатов медале белән бүләкләнде”, – дип язылган рәхмәт хатында.

Илеш районы хакимияте башлыгы шулай ук Этәй авылыннан хезмәткә юлланган Русия Герое Миңнегали Шәйморатов батальонында хезмәт итүче “Штранс” позывнойлы яугир турында да җылы сүзләр генә әйтеп үтте. “Штранс” “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән.

 

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күпфункцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.

Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

 

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас