Барлык яңалыклар
Мобилизация
2 июль , 13:14

Хәбәрсез югалган яугирләрнең туганнары өчен ярдәм

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы социаль координаторлары белән үткән  атналык оператив киңәшмәдә шундый боерык бирде.

Хәбәрсез югалган яугирләрнең туганнары өчен ярдәм
Хәбәрсез югалган яугирләрнең туганнары өчен ярдәм

Украинада барган махсус хәрби операциядә хәбәрсез югалганнарның әти-әниләре белән хатыннары республика санаторийларында сәламәтлекләрен ныгыта алачаклар. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы социаль координаторлары белән үткән  атналык оператив киңәшмәдә шундый боерык бирде.

МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен әле дә гамәлдәге ярдәм чаралары исемлегендә республиканың санатор-курортында бер тапкыр дәваланып чыга алу хокукы бар. Хәзер бу ярдәм чарасын хәрби комиссариат биргән белешмә нигезендә хәбәрсез югалган яугирләрнең ата-аналары һәм тормыш иптәшләренә дә бирәчәкләр.

Радий Фәрит улы, шулай ук, “Ватанны саклаучылар” фондының социаль координаторларына оператив киңәшмәләргә йөрергә кушты: алар республика җитәкчесенә урыннардагы хәлләрне, МХОда катнашучыларның нинди проблемалар белән очрашуы турында җиткереп торырга кушты.

Төбәк җитәкчесе Мәскәү шәһәрендә дәваланучы яраланган яугирләрне караучы туганнары Русия Президенты каршындагы республика вәкиллегендә бушлай яши алулары турында да искә төшерде. Соңгы җиде айда мондый мөмкинлек белән 77 кеше файдаланган.

Чыганак: glavarb.ru

Фото: nashvek.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: