Барлык яңалыклар
Мобилизация
27 июнь , 11:48

Кыю “Укытучы”!

Госпитальдә дәваланучы улының югары бүләген әнисенә тапшырдылар.  

Кыю “Укытучы”!
Кыю “Укытучы”!

Госпитальдә дәваланучы улының югары бүләген әнисенә тапшырдылар.

 

«Укытучы» кушаматлы  сибайлы ир-егет махсус хәрби операциядә  күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Георгий Жуков медале белән бүләкләнгән.

Якыннары янына кайтканда кыска ял вакытын бүлеп, “Укытучы” һәрвакыт шәһәр хакимятенә килә, очрашуларда катнаша, СВОда катнашучы егетләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә актив була.

 Мода кадәр ул хәрби батырлыгы өчен  Суворов медале белән бүләкләнә. Ә шушы көннәрдә госпитальдә дәваланучы улының югары бүләген - Георгий Жуков орднын - әнисе Галина Галимҗан кызына тапшырганнар.  Ана кеше  улы белән лаеклы горурлана, аның чын ир-егет булуын билгели һәм, әлбәттә, аның җиңү белән өенә кайтуын көтә.

Хакимият башлыгының беренче урынбасары Сергей Озерцов геройның әнисен котлап, улына дөрес  тәрбия биргәне өчен рәхмәт белдергән. Бу хакта "Сибай эшчесе" гәзите яза.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: