Барлык яңалыклар
Мобилизация
21 июнь , 12:51

Иңнәрендә ил гаме

25нче гуманитар йөк озатылды.

25нче гуманитар йөк озатылды.

 

Чакмагыш районы халкы да Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга зур ярдәм күрсәтә. Бу хакта Чакмагыш волонтерлар штабы җитәкчесе Лиана Хәбибуллина бәян итте.

Менә шундый заманда яшибез, дуслар, район Сабантуй мәйданында да бәйрәм гаме генә түгел иде. Авыл хуҗалыгы уңганнарына дан җырланган җирдә урнаштырылган күргәзмә ерак Украинада авыр хезмәт үтүче якташларыбыз турында сөйли иде. Күргәзмәдә гуманитар йөк белән озатылучы шәмнәр, балалар хатлары, сурәтләре, үз куллары белән ясалган талисманнар урын алган.  Лиана Рифир кызы белдерүенчә, авыл хакимиятләренә караган һәр авылда гуманитар ярдәм күрсәтү эше актив бара. – Безнең хатын-кызлар шулкадәр остардылар, ике көндә бер маскировка ятьмәсе үреп куялар. Бүген аларның да иңнәрендә ил гаме. Көзен һәм кышын бик кирәкле окоп шәмнәрен дә күпләп ясыйлар. Бу эштә укучы балалар да актив катнаша: хатлар язалар, сурәтләр төшерәләр, талисманнар ясйлар.

Менә бу беләзекне район Яшьләр үзәге хезмәткәре Регина Рифатовна уйлап тапкан, – дип, кулындагы беләзекнең бер бавын тартып җибәрде Лиана Рифир кызы. – Биш метрлы ныклы баудан үрелгән беләзек тиз сүтелә. Ул жгут буларак та кулланыла, транспортировкалау өчен дә бик уңайлы. Яугирләргә бик кирәкле булып чыкты. Ә бу трофейларны Иске Калмаш авылы егете командировкага барган саен алып кайта, – дип өстәлдәге снаряд ярчыгы, каска, корал өлешләре белән таныштырып үтте.

 Шунда ук СВОга озатырга дигән УАЗ буханка һәм Нива машиналары тора иде. Аларны техника белән даими ярдәм күрсәтүче илсөяр җитәкче,  РБ Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Соколов үз хуҗалыгыннан бүлгән. Оста куллы егетләре автомобильләрне сугыш шартларына яраклаштырып, төзекләндереп куйган.

 Күргәзмә мәйданында тактик носилкаларны беренчегә күреп, аларны ясау ысулы белән дә таныштык. Яугирләргә бик кирәкле, файдалы бу җайланмаларны чакмагышлылар ир-егетләребез исән-сау кайтсын өчен бөтен йөрәк җылысын кушып эшли.  Шушы көннәрдә районнан 25нче гуманитар йөк юлга чыкты. Изге теләкләребез кабул булсын, ир-егетләребез туган якларга исән-сау кайтсыннар.

Алсу Гәрәева.

 Автор фотолары.

Иңнәрендә ил гаме
Иңнәрендә ил гаме
Иңнәрендә ил гаме
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: