Без җиңү белән кайтачакбыз

Шушы көннәрдә Башкортстан журналистлары махсус хәрби операция барган Донбасска командировкага барып кайтты.

Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон яугирләре Җиңүгә кадәр көрәшәчәк. Алар беркайчан да артка чигенмәячәк һәм һәлак булган дуслары өчен үч алачак.

 

Шушы көннәрдә Башкортстан журналистлары махсус хәрби операция барган Донбасска командировкага барып кайтты.  Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Фронтның алгы сызыгыннан берничә чакрым ераклыкта яугирләр ял иткән вакытта матбугат вәкилләре белән сөйләшергә вакыт тапкан. Алар ял вакытында коралын чистарта, техникаларын төзәтә. Кайберләре медицина пунктында иде, аларны “Док” позывнойлы табиб, медицина взводы бүлеге командиры “Данди” һәм медицина взводы фельдшеры “Лепила” кабул итә.

“Башкорт” позывнойлы яугир тумышы белән Стәрлетамак шәһәреннән. Фронтка кадәр тимер-бетон конструкцияләре монтажнигы булып эшләгән. Батальонда аның беренче көннәреннән үк. “Минем картәтием Бөек Ватан сугышында катнашкан. Миңа сугыш турында күп сөйләде. Әле мин үземнең картәтием үткән юллардан баруымны аңлыйм. Махсус хәрби операция зонасына без 2022 елның 1 сентябрендә кердек. Дөресен генә әйткәндә, бер курку да, дулкынлану да булмады. Кызганычка каршы, ике дустыбызны мәңгелеккә югалттык, өчесе яраланды”...

“Башкорт” фронтта бик күп яңа дуслар тапкан. Барсының да үз язмышы, Донбасска килү тарихы төрлечә.

–   Өйдә мине хатыным, балаларым, оныкларым көтә, – ди яугир. –Улларым армия хезмәтенә әзерләнә. Мин җибәргән акчага алар хәрби киемнәр сатып алганнар.

–   Алар хәрби хезмәткә һәм Ватаныбызны сакларга әзерләр.

 

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күпфункцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

 

Э. Әсәдуллина әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас