Бу атнада “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең конференциясе үтте. Көн тәртибендә торган иң төп мәсьәләләрнең берсе сентябрьдә узачак сайлауларга партиядән кандидат тәкъдим итү булды. Ә көзен, билгеле булуынча, республика Башлыгын сайлаячакбыз.
Конференция башкаланың “Уфа-арена” боз сараенда оештырылды. Аның эшендә “Бердәм Русия” партиясе Генераль советы Секретаренең урынбасары Сергей Перминов һәм партиянең бүлек җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты. Бу мөһим чарага бар республика буенча делегатлар җыелды.
Сергей Перминов “Бердәм Русия”нең төбәк бүлеге әгъзаларына илнең һәм республиканың барлык мөһим социаль-сәяси вакыйгаларында актив эшләгәне һәм катнаш-
каны өчен рәхмәт белдерде. Тәү чиратта ул Башкортстанда бик күп партия проектлары тормышка ашырылуын билгеләде.
– Бүген ил алдында зур сынаулар торуга карамастан, республика үсеш юлында. Соңгы биш елда сез искиткеч нәтиҗәләргә ирешә алдыгыз. Сез кешеләргә хезмәт итүче меңләгән объектлар төзедегез һәм ремонтладыгыз. Бүген миңа “Патриот” паркын, Көрәш үзәге төзелешен күрсәттеләр. Алар – дөнья дәрәҗәсендәге объектлар. Һәм без Федерация Советында, Дәүләт Думасында бу тәҗрибәне башка субъектларга кулланырга киңәш итәчәкбез, чөнки ул тоташ ил территориясендә таралуга лаеклы, – диде ул.
Мәскәү кунагы Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаиләләренә ярдәм итү системасы бик яхшы оштырылуын да телгә алды.
– Сез махсус хәрби операциядә катнашучыларның барсына да ярдәм итәсез. Болар барысы да сезнең катнашлыгыгыз, ихласлыгыгыз аркасында һәм, әлбәттә, сезнең төбәк җитәкчесе ярдәмендә уңышлы эшли, – диде Сергей Перминов.
Ул ил Президентын сайлауларда Башкортстан тавыш бирүчеләр саны буенча лидерларның берсе булды, дип ассызыклады. “Мин сезнең белән бергә Радий Фәрит улы Хәбиров кандидатурасын хупларбыз дип ышанам”, – дип йомгаклады ул чыгышын.
Конференция делегатлары яшерен тавыш бирү юлы белән үз фикерен белдерде. Нәтиҗәдә, Башкортстан Башлыгын сайлауларда катнашу өчен Радий Хәбировның кандидатурасы бертавыштан хупланды. Радий Фәрит улы, үз чиратында, партия әгъзаларына рәхмәтен белдерде.
– Без сезнең белән үзебезгә төшкән сынауларны бергә һәм җаваплы үттек. Соңгы биш ел мине акыллырак итте. Хәбировның 2024нче елгы үрнәге 2018нче елгыга караганда яхшырак булачак, – диде ул. – Безнең алда зур планнар бар, алга таба да бергә барачакбыз.
Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгын сайлауларда ни өчен “Бердәм Русия” партиясеннән катнашырга карар итүен әйтте.
– Мин һәрвакыт партиягә бик җитди һәм җаваплы карадым, “Бердәм Русия” һәрвакыт җаваплылыкны үз өстенә ала. Бу бик көчле сыйфат. Мин, сәясәтче буларак, бу партиядә үстем дип әйтә алам. Минем бурычым – партия мәнфәгатьләрен генә яклау түгел, республика Башлыгы буларак, мин барлык кешеләрнең, барлык сәяси көчләрнең мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Бу – бик мөһим, – диде ул.
Һәркемнең үз фронты
Әйткәндәй, конференция алдыннан “Бердәм Русия”нең беренчел бүлекчәләре форумы да үтте. Анда катнашучылар партия активистларының эшен, шулай ук беренчел бүлекчәләр алдында торган бурычларны барладылар.
Форум бик патриотик мохиттә үтте. Сәхнәдән илебез, республика үсеше турында, җитәкчелек тарафына җылы сүзләр яңгырады. Без бергә булганда бернинди сынаулар да куркыныч түгел дигән фикерләр әйтелде. Һәм, әлбәттә, бу бергәлек җитәкчелеккә бәйле булуына басым ясалды.
Чара вакытында махсус хәрби операциядә катнашучылар, җәмәгать эшлеклеләре, билгеле артистлар һәм журналистлар сүз алып, Радий Хәбировның эшчәнлеген хуплауларын белдерде. Алар фикеренчә, соңгы биш елда республикада зур үзгәрешләр булды, һәм бу уңай үзгәрешләр Радий Хәбировның эшчәнлегенә дәлил булып тора.
Бу көнне күп кенә җәмәгать эшлеклеләре Башкортстан Башлыгын сайлауларда аның ышанычлы кешеләре булырга ризалаштылар.
– Без җиңел булмаган биш елны бергә үттек, – диде Радий Хәбиров. – Әйдәгез, COVID-19ны искә төшерик: күп эшләргә, кешеләрнең гомерләрен саклап калырга кирәк булды. Ә хәзер без сезнең белән яңа сынауга җавап бирәбез. Безнең егетләр алгы сызыкта сугышның иң авыр бурычларын үти. Һәм бүген без бердәм фикер белән берләштек: без монда, республикада, егетләребезгә ярдәм итәр өчен, мөмкин булганның барысын да эшләргә тиешбез. Без кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә бурычлы.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә ярдәм булырга тиеш.
– Без сугышчыларның әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына, туганнарына һәм якыннарына хәстәрлек күрсәтергә тиешбез. Без алар турында кайгыртырга тиеш. Һәм бу гадел, – диде ул. – Без улларын җирләгән ата-ана-
ларга, тол калган хатыннарга, әтисез калган балаларга ярдәм итәргә тиешбез. Алар безнең хәстәрлекне тоярга тиеш.
Сугышчыларыбыз сугыш кырындагы бурычларны үтәсә, безнең дә сезнең белән үз фронтыбыз бар – ул хезмәт фронты, диде Радий Хәбиров:
– Безнең бурыч – икътисадны эшләтү, республика инвестицияләр өчен кызыклы булырга тиеш. Безгә инвесторлар килә, заводлар, фабрикалар, предприятиеләр төзи, чөнки без үз сүзебездә торабыз һәм эшли беләбез. Аннары, без Башкортстанда яшәү уңайлы булсын өчен тырышырга тиешбез. Республикада яхшы дәваханәләр һәм поликлиникалар булсын, балаларыбыз заманча мәктәпләрдә белем алсын һәм яхшы укысын. Кешеләр Башкортстанда яшәүләре белән горурланырлык булсын.
Радий Фәрит улы берникадәр вакыт элек ил Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итүен дә телгә алды. “Әгәр миңа республика Башлыгы вазифасында эшләүне ышанып тапшырсагыз, сайлауларга барачакмын, дип белдердем. Дәүләт башлыгы бу карарны хуплады. Шул ук вакытта Президент сайлауны һәрвакыт халык ясый дип әйтте”, – диде ул.
Сайлау исә 6-8 сентябрьдә үтәчәк. Уйланырга әле вакыт бар.
Римма Әмир кызы Үтәшева, Дәүләт Думасы депутаты:
– “Бердәм Русия” төбәк конференциясендә безнең партия Радий Хәбировны республика Башлыгы сайлауларына кандидат буларак хуплады.
Радий Фәрит улы үзенең “Башкортстан 3.0” сайлау алды программасын тәкъдим итте. Анда алдагы биш елга ниятләр әйтелде. Шунысы мөһим: Радий Хәбиров социаль, икътисади үсеш, агросәнәгать комплексы, транспорт, авыл инфраструктурасы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрен – яшәешнең барлык тармакларын колачлый. Һәм, әлбәттә, махсус хәрби операциягә зур игътибар бүлә.
“Без үз эшебез белән Җиңүне якынайтырга тиеш. Башкортстанда кешеләр озак, лаеклы һәм өйдә яшәсен өчен барысын да эшләргә тиешбез”, – диде ул. Һәм без “Башкортстан 3.0” программасын тормышка ашыру өчен Радий Фәрит улының командасында эшләячәкбез.
Альберт Юлай улы Юмагулов, офицер, махсус хәрби операциядә катнашучы, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераны:
– Бүген төнлә мин махсус хәрби операция зонасына юлланам, әмма Радий Фарит улын хупларга килми кала алмадым. Мин, махсус хәрби операциядә катнашучы буларак, безнең сугышчылар турында Радий Хәбиров кебек беркем дә кайгыртмый дип әйтә алам. Бер генә төбәк тә үз подразделениеләренә Башкортстан кебек ярдәм күрсәтми.
Радий Хәбиров – ул безнең өлкән абзый кебек. Башкортстан сугышчылары һәм аларның гаиләләре турында кайгыртуы аның өчен республика җитәкчесе бурычы гына түгел, ә шәхси карары һәм катнашы да икәнлеген барысы да күрә һәм белә. Фаҗигале 2014 елда ул Кырымны сугыштан саклап кала алган кешеләрнең берсе булды. Барлык сугышчылар исеменнән мин шундый җитәкчебез булуына республикабыз өчен бик шат һәм горурланам.
Ирина Равил кызы Сухарева, “Многодеток” автономияле коммерция булмаган оешма рәисе:
– Радий Хәбировның “без барыбыз да туган кешеләр” дигән сүзләре миңа бик ошый. Республикада яшәүчеләрнең барысы да – зур тату гаилә. Бездә шулай булып калсын өчен, балалар күбрәк туарга тиеш. Ә моның өчен киләчәккә ышаныч кирәк. Радий Фәрит улы башкарган барлык эшләр дә шушы ышаныч өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Кушнаренко районы Иске Гомәр авыл биләмәсе башлыгы Айваз Рәсил улы Сәлимуллин:
– Соңгы елларда республикада уңай якка күп үзгәрешләр сизелә, яңа программалар булдырылды. Мәсәлән, без Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашып торабыз. Авыллар өчен зур ярдәм ул. Шулай ук хәленнән килгән якташлар “Атайсал” программасына кушылды. Гомумән, төбәк җитәкчесе тарафыннан авылларны матурлауга, үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктлары куелуы аеруча мөһим. Чөнки авылларда өлкәннәр күп, алар гел генә район үзәгенә барып йөри алмый.
Аннары, бизнесын ачарга теләүчеләр өчен төрле субсидияләр, дәүләт ярдәмнәре бар. Әлеге вакытта безнең биләмәдә ике агросәнәгать предприятиесе эшләп килә. Мондый хуҗалыклар кешеләрне эш урыннары белән дә тәэмин итә.
Радий Фәрит улы махсус хәрби операциягә зур игътибар бүлә. Җитәкчелек тарафыннан ярдәм булу безнең солдатлар өчен бик мөһим. Әлбәттә, авыл биләмәсендә яшәүчеләр дә гуманитар ярдәм җыюга бердәм кушыла. Киләчәктә дә бергә башлаган эшләрне бердәм булып дәвам итәрбез дип уйлыйм.