Барлык яңалыклар
Мобилизация
6 июнь , 12:10

“Әни, мин исән” дигән сүзеннән дә кадерлерәк ни бар?”

Хезмәттәшебез Рәсимә Абдуллинаның “Турист” позывнойлы улы шушы көннәрдә, чираттагы ялына кайткач, Уфа шәһәренең Ленин районы хакимияте башлыгы О.Котов кулыннан рәхмәт хаты алды. Кайтканчы аны Запорожьедагы 97 хәрби полк командиры “Шәйморатов” медале белән бүләкләгән булган.

  • Тормыш иптәшем Әхәт белән өч ул тәрбияләп үстердек. Игезәкләрнең берсе – “Турист” позывнойлы улым мобилизация кысаларында 2022 елның сентябрь аенда Украинада барган махсус хәрби операциягә юлланды, – дип бәян итте Рәсимә Рәиф кызы. – Ул Запорожьеда мөһим объектларның берсендә хезмәт итә.
  • Мобилизация башланып повестка килүен улыгыз сезгә ничек хәбәр итте?
  • Улым шалтыратканда мин кибеттән чыгып килә идем. Ул миңа: “Әни, без иртәгә Украинага китәбез”, – диде. Мин көтелмәгән хәбәрдән бөтенләй икенче якка китеп барганмын. Илгә килгән бәла булгач, кабул иттек, улым шунда ук юлга әзерләнә башлады.
  • Ике елга якын хезмәт итә. Ничә тапкыр ялга кайтты?
  • Өч тапкыр кайтты, җиде ай саен ял бирәләр. Күбесе Башкортстан егетләре белән хезмәт итә, бер гаилә кебек татулар, бер-берсенә ярдәм итеп торалар. Бөтен шатлыклары, кайгылары уртак. Яшәгән урыннарында шартлар яхшы, юынырга мөмкинлек бар, ашау әйбәт, ди. Ул да, без дә күнектек, көне-төне догада, сугышның тизрәк бетүен, балаларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Бертуган энемнең дә ике улы анда. Еш кына күрешеп торалар. Телефоннан шалтыратып: “Әни, кайгырма, мин исән-сау” дигән сүзләреннән дә иң кадерле сүзләр юк бу дөньяда!

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

“Әни, мин исән” дигән сүзеннән дә кадерлерәк ни бар?”
“Әни, мин исән” дигән сүзеннән дә кадерлерәк ни бар?”
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: