Барлык яңалыклар
Мобилизация
31 Май , 14:35

Балаларыбыз – пар канатларыбыз!

Флориданың СВОдагы улы  “AZA” белән дә сөйләшү бәхете тиде.

Балаларыбыз – пар канатларыбыз!
Балаларыбыз – пар канатларыбыз!

Флориданың СВОдагы улы  “AZA” белән дә сөйләшү бәхете тиде.

 

Сугышларның кайсысы да, тәү чиратта, әниләр өчен зур трагедия ул. Хәер-догада яшәүче солдат әниләре һәр авыл саен берничә, шәһәрләрдә меңәрләп бүген... Шул меңнәрнең язмышын уртаклашкан Флорида белән уйламаганда таныштык без. Ул гынамы, СВОдагы улы  “AZA” белән дә сөйләшү бәхете тиде. Бу болай булды.

Флорида Нәзыйх кызы октябрь аенда, беренче бозлавыклар башлангач таеп егылган. Егылган да торып киткән. Кулбашын имгәткән. Сызлануларга түзә алмый иза чиккән хатын, ниһаять, авырткан урынны рентгенга төшергән һәм шунда аның кулбаш сөяге сынган булуы ачыкланган. Май аенда, ниһаять, операция ясаткан Флорида белән без шулай дәваханәләрнең иң куркыныч бүлеге- травмотологиядә очраштык. Аралаша торгач, тән сызланулары турында оныттырып торучы уйлары да ачылды – Флориданың ул СВОда, ягъни ул солдат анасы! Мондый әниләр, миңа калса, үзгә бер теләктәшлеккә, җылы сүзгә, ихтирамга лаек хатын-кызлар. Уллары яннарында булган әниләрне, ягъни үзебезне, аларга берникадәр бурычлы да итеп тоям. Чөнки аларның йөрәк парәләре алгы сызыкта, димәк, алар безнең уллар өчен дә сугыша...

Флорида 1967 елда Илеш районының Иштирәк авылында туган. Карабашта урта мәктәпне тәмамлаган. Аннары иптәш кызлары белән Сибай медицина  училищесын тәмамлап, кабат Яркәй район дәваханәсенә эшкә кайткан.  Шәфкать туташы булып 3 ел эшләгәч, Карабаш авылы егете Шамилгә кияүгә чыккан.  1990 елда туган кызлары Ирина әнисеннән гел бәбәй алып кайтуын сорый.  Шулай итеп, 1998 елның 7 июлендә булачак солдат – Азамат туган. Ике яшеннән үк: “Мин солдат булам, мин милиция булам!” дип кабатларга яраткан бу малай. 

- СВОга да үзе теләп китте. Военкоматка дүрт тапкыр барды,

дүртенчесендә генә алдылар, – ди Флорида, истәлекләргә бирелгәч дымланып киткән күзләрен сөртеп. Карашы  – тәрәзәдә. Мондый хәл-вакыйгаларны кеше күзенә карап сөйләве авыррактыр. Уйлары карашын да еракка, шул көннәргә алып китте аның. Рәхәте дә, кыены да бергә кушылып, хисләр йомгагы сүтелеп китеп, күзләрендәге дым озак кипми торды әле.

- Кечкенәдән теремек, үткер, җитез булды. Җиде айдан тәпи китте.

10 айлык булгач, мин эшкә чыктым. Апасы бигрәк игътибарлы булды, нык карады анды, Аллаһның рәхмәтендә булсыннар, балаларым бик акыллы. Азамат мәктәптән соң Нефтекама машина төзүчеләр колледжында МЧС хезмәткәренә укыды. Укып бетергәч, Яркәйдә МЧСта диспетчер булып эшләде. Ике ел эшләгәч, Түбән Кама шәһәренә китеп, МЧСка эшкә урнашты. Анда берьюлы ике урында: МЧСта һәм иминлек хезмәтендә эшләде.

Шул вакытта, армиягә барырга повесткасы баланың кесәсендә иде, юл читеннән барганда машина бәрдереп киткән... Анда ниләр кичергәннәребезне Ходай үзе генә белә. Бик авыр үттек ул чорны. Ахырда аны гаепле ясап калдырдылар. Минем гаделлек артыннан йөрергә вакытым булмады – башта улым бик  озак реанимациядә ятты, аннары дәвалану, аякка басу чорын үттек. Әле дә аяклары- куллары тулы тимер аның. Шул килеш үзе теләп СВОга китте.  “Балам, йөрмисеңме әллә?” дип карадым. “Әнкәй, сезне кем саклый”,– диде.

 Турысын әйтте, мин китәм, диде. 6 айга китәм, каршы булсаң, мине күрә алмыйсың, диде. Шуңа бер сүз дә әйтә алмадым. Эш урыныннан төнлә кайтты да, “Башкорт батальоны”на эләгү өчен иртүк юлга чыгып китте. Мәктәпкә дә, беренче барып җитәргә тиешмен, дип, сәгать 7дә чыгып китә иде ул...

5 августта китте. Сигез айдан отпускка кайтты. Башта Ырынбурда укулар үткәндә көн дә сөйләшеп тордык. Аннары кереп киттеләр. ...1 ай шалтыратмады. Төн йокыларым качты. Бик курыктым. Башта Луганскида булдылар, аннары Кременнойда.  “АZA” позывное аның гомерлек юлдашы инде. Бәләкәй чагында ук тимер баганага буяу белән язып куйган иде...

Шулвакыт  Флориданың  телефоны шалтырады. Бу Азамат үзе иде! “Әнкәй, ни хәлдәсең?” - диде егет саф татар телендә.

- Менә, улым, интервью биреп утырам, – диде Флорида дулкынлану

катыш. Әни белән бала хәл-әхвәлләрен белешкәч, мин дә егетне сәламләп алдым. Кыска гына аралашуда “AZA”ның 3нче батальонда хезмәт итүе, фронтның төрле линияләрендә  – “нулевой”да да булуы ачыкланды. Сорауларым күп булса да, ана белән баланың тансык аралашу минутларына кысылу килешми иде. Изге теләкләр белән саубуллаштым да, телефонны Флориданың үзенә бирдем.

Күңеленә рәхәтлек биргән сөйләшү озак дәвам итмәсә дә, газизенең тавышын ишетү, бу якты дөньядагы иң зур бәхет буларак, соңгы айларда күкрәк читлеген ярып чыгардай янып типкән йөрәккә бер җиңеллек биреп, татлы сагыну хисен тагын да үстереп җибәрде булса кирәк –  Флорида телефонында улының фотосурәтләрен ачты. Анда менә шушы елгыр, җитез, теремек күз нуры, яшәү мәгънәсе, шатлыгы да, хәсрәте дә булган улы-улкае басып тора. Егетебезгә әле 26 гына яшь. Флорида белән аңа бәйле әллә никадәр кызыклы һәм истәлекле хәлләрне барлап чыктык. Терекөмеш бөртеге кебек Азамат, чын ир-егет сыйфатларына ия булуына өстәп, бик булдыклы, хуҗачыл егет тә икән. Авариядән соң таяклар белән йөргәндә дә өстәмә белем алган. Кечкенәдән техника белән кызыксына. Махсус хәрби операциягә киткәнче машиналарның берсен алып, берсен сатып мәш килгән.

- Өй эшләрендә дә зур ярдәмче ул. Үзе бәлеш, өчпочмаклар ярата. Тортларга кадәр пешереп, өстәл әзерләп куя иде.Чаллыда фатир алып куйдык инде үзенә. Исән-имин йөреп кайтсын гына. Алты ай гына хезмәт итәм дә кайтам, дип китте дә, алты ай дигәндә 2 елга контракт төзеде. Вакытың тулуга ук кайтырсың, дигән идем, хәрби белем алам, офицер булам, ди. Менә шундый егет инде ул. Куркып тора торган түгел. Хәрби киеменә дә гашыйктыр инде, отпускка кайткач та, комуфляжын салып тормады.

21нче дәваханәдә приемда утыра идем, бервакыт улым: “Әнкәй, хәзер сиңа бер егет килә”, – дип шалтыратты. Кулымны сындырганны белми иде әле. Туган көнем 16 мартта минем. Бу 14-е иде. Машина килеп туктады да, аннан гөлләмә күтәреп улым килеп чыкмасынмы! Майда кайтырга тиеш иде ялга, ничек иткәндер, март аенда, туган көнемә туры китереп кайтып төште шулай, Җор телле, сүзгә кесәгә керми. Нинди эшкә тотынса да, “ялт” кына, җиренә җиткереп куя шул балам. Исән-имин йөреп кайтсын гына....

Шушы бәхетле мизгелләрнең бергә тоташуыннан канатланып киткән әңгәмәдәшем, “булды, улым белән сөйләштем,  кызым шалтыратты”, –  дип, иртәгәсе көнгә “выписка” әзерләүче табибы янына юл алды. Рухы ныгып киткән анага карап тору да рәхәт иде. Шул пар канатларыгыз ныклы булсын, Флорида!

 

 

 

Балаларыбыз – пар канатларыбыз!
Балаларыбыз – пар канатларыбыз!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: