Барлык яңалыклар
Мобилизация
29 Май , 15:38

"Изге" - тәҗрибәле яугир

Аның хәрби стажы - 8 ел. 

"Изге" - тәҗрибәле яугир
"Изге" - тәҗрибәле яугир

Чишмә районында яшәүче ир-егет махсус хәрби операциягә үз теләге белән китте, дип хәбәр итә район башлыгы Ришат Мансуров социаль челтәрләрдәге битендә.

Билгеле булганча, «Изге» исемен йөртүче яугир махсус хәрби операция башлангач та киткән. Хәзер ул - Башкорт батальонының бер подразделениесе командиры.

"Аның 8 ел хәрби стажы бар, ул төрле подразделениеләрдә хезмәт иткән. Мин аңардан фронт хәлләре турында да сорадым. Чишмә егетләре күп булуы, барысы да хәрби бурычларны бердәм һәм намуслы башкарулары, тиешле түләүләрне вакытында алулары турында сөйләде "Изге", — дип язган Мансуров социаль челтәрләрдә.

 Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: