Барлык яңалыклар
Мобилизация
19 Май , 23:15

Математика укытучысы СВОга пешекче булып барган

"Балалар үсеп таралышып беткәч, бер көнне икебез ике якка чыгып китәрбез дип уйлаганым да булмады", - ди Хәмдия ханым. 

Математика укытучысы СВОга пешекче булып барган
Математика укытучысы СВОга пешекче булып барган

«Юк, гәзиткә язып тору кирәкмәс. Минем урында күпләр шулай эшләр иде», — ватсапта язып җибәгән хәбәремә шундый җавап алдым. Ләкин журналист барыбер сүзен сүз итәргә тырыша. Мин дә шулай иттем. Бу очракта да ансат кына бирешергә теләмәдем. Булачак героем - махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Хәмдия Әбделгазина хакында.

Красная Башкирия урта мәктәбенең математика укытучысы дип белгән Хәмдия Зиннур кызы нәкъ үзе ул.

— 40 ел буена балаларга белем биреп хаклы ялга чыккач, математиклар телендә әйткәндә, тормышымны 180 градуска бордым. Моңа гаиләбездә килеп туган үзара аңлашылмаучанлык та тәэсир итте, мин Себергә вахтага чыгып киттем. Гомер буе мәктәп юлыннан гына атлап, дөньяга балаларча беркатлылык белән караган миңа тормыш чынбарлыгында ачылды, кыскасы, алсу күзлегемне тиз салдым.

Бер авылда туып-үскән, хәтта бер класста укыган кеше белән гаилә корып, 38 ел бәхетле тормышта яшәдем. Балалар үсеп таралышып беткәч, көннәрдән бер көнне икебез ике якка чыгып китәрбез дип уйлаганым да булмады. Мин вахтада чакта тормыш иптәшем дә үз карарын кылып, СВОга китәргә контракт төзегән. Бер-беребезнең кадерен аңлар өчен шундый сынаулар аша үтәргә кирәк булган, димәк.

Самат Самарада хәрби слаживаниеда булган чакта вахта арасындагы өч ай ялымны янында үткәрдем. Аннан алар махсус хәрби операция биләмәсенә кузгалды. Хушлашканда: «Мин күп уйлап тормам, кирәк булса, артыңнан ЛНРга да барып җитәрмен», дидем. Шул сүзләрем Аллаһы Тәгаләнең: «Амин!» дип әйткән чагына туры килгән микән, Луганск Халык Республикасына килүемә ике ай булып килә, — диде ул телефон аша.

Хәмдия Зиннур кызы ире янына барып кайтырга дип 18 мартта юлга чыга. Бәлки калырмын, дигән уй белән документ-фәләнен, башка кирәк-ярагын ала. 25 мартта хәрби гарнизонга килеп җитә. Командир белән сөйләшә һәм шуннан инде ул калырга була. Ротада пешекчеләр җитми икән. Шулай итеп, кичәге укытучы бүген килеп казан артына баса.

— Кухняда берүзем генә түгелмен. Ярдәмчем Алексей бар. Ул Нижний Тагилдан. Икәүләп тырышабыз, хәрбиләргә төшкелеккә һәм кичкә җылы аш пешерәбез. Кухняда раздача гына, блиндажга алып кайтып ашыйлар. Хәрби-ялан шартларында гадәттә консерваланган ризык әзерләү талап ителсә дә, ир-егетләрне өй ашлары белән дә сыйлыйсы килә. Кул астындагы ингредиентлардан гади генә тәмле ризыклар әзерләп бирәбез. Коймак, табикмәк пешергән көн — бәйрәмгә тиң. Егетләр куанып китәләр. Ураза бәйрәмендә сарык суйдырып корбан ашы ашаттык. Мине монда «ротная мама» дип йөртәләр. «Декабристка» дип тә җибәрәләр. Үзебезнең башкорт егетләре исә еңгәй дип дәшә.

Ара-тирә тревогалар булып тора. Ул вакытта бөтен эшләрне ташлап блиндажда ятабыз. Догалар укыйм. Җирдә тынычлык кына булсын. Башка бер нәрсә дә кирәкми» - ди Хәмдия апа.

Гөлнара Күчәрбаева. 

Читайте нас: