Барлык яңалыклар
Мобилизация
19 Май , 10:40

Мәчетледә герой хөрмәтенә мемориаль такта ачылган

Эльдар Хисамов Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Мәчетледә герой хөрмәтенә мемориаль такта ачылган
Мәчетледә герой хөрмәтенә мемориаль такта ачылган

Мәчетле районының 1нче санлы лицеенда әлеге мәктәпне тәмамлаган һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган герой Эльдар Хисамов хөрмәтенә мемориаль такта ачылган.

Чарада Эльдарның әнисе, хатыны, балалары, элеккеге хезмәттәшләре, Мәчетле районы хакимияте вәкилләре һәм лицей укучылары катнашкан.

Эльдар Хисамовның әнисе, Миләүшә Ризаевна, җыелган халык алдында чыгыш ясап, улы турында сөйләгән һәм район хакимиятенә һәм лицей укытучыларына рәхмәтен белдергән. Шулай ук Эльдарның сыйныф җитәкчесе Рита Хужинага һәм аның элекке коллегаларына да сүз бирелгән . Алар белән ул 2000-2008 елларда Мәчетле районының эчке эшләр органнарында хезмәт иткән.

Лицей укучылары күңелгә үтеп керерлек шигырьләр укыганнар.

Эльдар Хисамов 55115 хәрби часть белән контракт төзегән һәм 55нче аерым мотоукчылар бригадасында хезмәт иткән. Ул 2023 елның 19 октябрендә хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган. Русия Президенты Владимир Путин Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, үзе үлгәннән соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнә. 

Чара бу көнне мәктәптә дә дәвам иткән, анда Эльдар хөрмәтенә «Герой партасы» ачылган. Шулай ук мәктәп музеенда «Герой почмагы» булдырылган, анда сугышчы портреты урнаштырылган. Бу проектның максаты-кешеләрнең батырлыклары турында онытмау һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары турында күбрәк белү.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: