Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында үткән “Нацизмсыз дөнья өчен” өченче халыкара яшьләр форумына меңләгән катнашучы җыелды. Анда Бөек Ватан сугышы елларына һәм Украина территориясендә барган махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмәне, нацистларга ярдәм итүчеләрнең җинаять эшләрен күрергә була иде.
Бу форум традицион булып санала. Ул – фән өлкәсендә дә, мәдәни өлкәдә дә зур вакыйга. Ул фашизмга, нацизмны пропагандалауга һәм Русия тарихын бозып күрсәтүгә каршы көрәшкә багышланган чараларның дәвамы булып тора. Аны оештыручыларның максаты – яшь буынга фашизмның вәхшилеген, чын йөзен күрсәтү. Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә Башкортстан кешеләре дә бүгенге фашизмга каршы көрәшә бит.
Форумда катнашучыларны Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары Азат Бадранов сәламләде.
Русия тарих җәмгыятенең Башкортстандагы бүлеге советы рәисе Марат Мәрданов билгеләвенчә, форумда Белоруссиядә, Таҗикстанда. һәм башка дәүләтләрдә яшәүче 400ләп кеше онлайн катнашты. “Безнең бабаларыбыз Советлар Союзы территориясенә басып кергән фашистлар белән көрәшкән, – диде ул. – Өченче форум шул ягы белән үзенчәлекле: быел анда Федераль хәвефсезлек хезмәте вәкилләре дә катнаша. Алар фашистик Германиядә нацистлар сафларында хезмәт итеп йөрегән Башкортстан кешеләренең җинаять эшләреннән серлелек тамгасын алып, аларны беренче тапкыр җәмәгать хөкеменә чыгарды”.
Шундыйларның берсе – 1921 елда туган Кулеш Николай Лукашевич һәм 1900нче елгы Чернухин Анатолий Михайловичларның җинаять эше белән танышу булды. Җинаять эшенең саргаеп беткән битләре 1942-1945 елларда фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән территорияләрдә кылынган вәхши җинаятьләрен фаш итә.
УССРның Житомир өлкәсендә Кайтановка авылында туган Кулеш Николай, Бөек Ватан сугышы елларында иленә хыянәт итеп, фашистлар ягына чыга һәм каратель органнарында хезмәт итә. Сугыштан соң ул Дубовский Павел Яковлевич исемле кешенең паспорты белән Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында яши. Тикшерү барышында аның сатлыкҗан булуы ачыклана: каратель органнарында ул рядовой полицейский булып хезмәт иткән, 1943 елның ноябренә кадәр унтер-офицер званиесендә бүлек командиры була. Совет гражданнарын күпләп үтерүдә катнаша, авылларны яндырып йөри һәм талый.
Чернухин Анатолий Михайлович, ул шулай ук Гаташ Назар Петрович – УССРның Сум өлкәсе кешесе. Немецлар оккупацияләгән Макеевка авылында ул үзен совет властена каршы кеше итеп күрсәтә һәм фашистларда полициядә хезмәт итә. Кешеләрне җәфалауда, үтерүдә, талауда катнаша.
Сугыштан соң ул исем-фамилиясен алмаштырып, төрле шәһәрләрдә яши. Бөтенсоюз эзләвенә игълан ителгәч, аны Стәрлетамак шәһәрендә кулга алалар.
Бу вакытта КГБ хезмәткәрләре үтә дә авыр һәм күләмле эш башкара.
ФСБның Башкортстандагы идарәсе киләчәктә дә фашистларның хәрби җинаять эшләреннән серлелек тамгасын алып, киң җәмәгатьчелеккә белдерү өстендә эшләячәк.
Шулай ук, сатлыкҗаннарны ачыклау белән шөгыльләнгән Башкортстан чекистлары турында да архив эшләрен тәкъдим иттеләр. Күргәзмәнең бер өлеше Украинада үткән Евромайданга багышланган иде. Бөек Ватан сугышы елларында җиңелгән фашизм һәм нацизм нәкъ шунда яңадан баш калкытты.
Эльвира Әсәдуллина.