Батырлар дәвере

“Сез ни өчен махсус хәрби операциядә катнашырга булдыгыз?” – дигән сорауга яугирләр: “Мин үз илемдә үз телемдә сөйләшергә телим. Балаларымның якты киләчәге өчен киттем. Безнең илнең чигендә дошман танклары йөрмәскә тиеш. Мин анда бармасам, тыныч йоклый алмас идем”,– диләр.

27 апрельдә республикадан Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы 123 нче гуманитар конвой җибәрелде. Гуманитар йөк  “Башкортстан” мотоукчылар полкы яугирләре өчен тәгаенләнгән иде. Бу юлы яугирләргә күчмә мобиль мунча, бронетранспортер, ике “Нива” автомобиле, броньле “Форд”, ике Газель, мичләр, маскировка челтәрләре, ноутбуклар һәм яугирләрнең туганнарыннан шәхси күчтәнәчләр тапшырдылар. Даян Мурзин исемендәге батальон командиры урынбасары Рәшит Фәткуллин мондый ярдәмнең яугирләрнең сугышчанлыгын күтәрүен билгеләде. “Егетләр кайгыртучанлыкны сизеп торалар, гуманитар ярдәмнәр, хатлар алар өчен бик кыйммәтле, – диде ул. – Ышаныгыз: син фронтның беренче линиясендә, ә дошман синнән 30 гына метр ераклыкта булганда, бала язган кесәдәге хат киләчәккә ышаныч һәм өмет өсти, көч бирә”.

Әйткәндәй, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта бер тапкыр 205 мең сум акча түләү турындагы карарга кул куюы турында хәбәр итте.

Бу ярдәм чарасы 2024 елның 1 маеннан

1 сентябренә кадәр Башкортстандагы хәрби комиссариатларда контракт төзегән очракта түләнәчәк. Бу  Уфа шәһәрендә урнашкан республика җыю пунктында контракт төзегән чит ил гражданнарына да кагыла. Шулай итеп, хәрби хезмәткә контракт белән юлланган очракта бер тапкыр 400 мең сум акча түләнәчәк: 250 мең сумы Башкортстан Республикасы Башлыгыннан, 195 мең сумы РФ Оборона министрлыгыннан. Моңардан тыш, муниципалитетлар үзләренең өстәмә ярдәм чараларын булдырган.

Дәүләт бүләге

Башкортстан Республикасының Алкино-2 территориясендә урнашкан Үзәк хәрби округының 12 нче аерым гвардия инженер бригадасына Жуков ордены тапшырдылар. Бу югары дәүләт бүләге аларга РФ Президенты Владимир Путинның карары белән махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен бирелде.

Орденны гаскәри частьтә тантаналы тапшырдылар. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров аларга Авдеевканы алганда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Ялга кайттылар

Шушы көннәрдә “Башкортстан” мотоукчылар полкы яугирләре күптән көткән ялларына кайттылар. Уфа шәһәрендә Боз сарае янында аларны туганнары һәм якыннары каршы алды. Алар 9 майда Уфа шәһәрендә  үтәчәк Җиңү парадында катнашачак.

“Сез ни өчен махсус хәрби операциядә катнашырга булдыгыз?” – дигән сорауга күпләре: “Мин үз илемдә үз телемдә сөйләшергә телим. Балаларымның якты киләчәге өчен киттем. Безнең илнең чигендә дошман танклары йөрмәскә тиеш. Мин анда бармасам, тыныч йоклый алмас идем”,– диләр.

Исән йөреп, сау кайтыгыз!

                               Эльвира Әсәдуллина.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас