Махсус хәрби операция
27 апрель 2024, 08:05

Юлаевчылар – иң тәҗрибәле яугирләр

Юлаевчылар фронтта югары тәртип, җаваплылык һәм грамоталы эш күрсәтә. Алар Донбасста яшәүчеләр, урындагы хакимият һәм хокук саклау хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнештә.

Салават Юлаев исемендәге беренче батальонның “Еж” позывнойлы яугире генерал Шәйморатов исемендәге медаль белән бүләкләнде.

Яугиргә дәүләт бүләген Башкортстан Республикасы Башлыгының РФ милли гвардияләр гаскәрләре белән бәйләнеш буенча киңәшчесе, Салават Юлаев исемендәге батальон төзү инициаторы Артур Йомагужин тапшырды. Артур Йомагужин барлык сугышчыларга да Радий Фәрит улының сәламнәрен җиткерде.

“Юлаевчылар фронтта югары тәртип, җаваплылык һәм грамоталы эш күрсәтә. Алар Донбасста яшәүчеләр, урындагы хакимият һәм хокук саклау хезмәткәрләре белән тыгыз бәйләнештә. Шулай ук Башкортстанның Росгвардия хезмәткәрләре дә үзләрен тәҗрибәле белгечләр итеп күрсәттеләр”, – дигән Артур Йомагужин.

“Крокус өчен үч алачакбыз!”

“Крокус Сити Холл” концерт залында теракт булганнан соң, хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр арткан. Сөйләшүләр вакытында кандидат-

ларның күбесе 22 мартта булган теракт өчен үч алырга теләүләре турында белдерә.

“Бер батальонда – 150-500 кеше, –  диләр хәрбиләр. – Көн саен 1700 кеше контракт төзергә теләк белдерә. Аларны сәламәтлеге торышы һәм башка сәбәпләр белән сайлап алганда да көн саен фронтка бер батальон юллана дигән сүз”.

РФ Оборона министры Сергей Шойгу 2023 елның декабрь аена 650 мең яугирнең хәрби тәҗрибә туплавы турында белдерде. 2024 елның азагына кадәр РФ Кораллы Көчләре ике гомум гаскәрле армия, 30 соединение (шул исәптән 14 дивизия һәм 16 бригада) төзергә планлаштыра.

Сергей Шойгу 2023 елда 540 мең кешенең контракт буенча хезмәткә юллануы турында әйткән иде. Бу резерв армия булдырырга ярдәм иткән. 2024 елның ахырына кадәр контрактчылар саны 745 меңгә җитәчәк, диде ул.

65 яшькә кадәр булган  ир-егетләр РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзи ала.  Хатын-кызлар – 45 яшькә кадәр.

Эльвира Әсәдуллина әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас