Барлык яңалыклар
Мобилизация
27 апрель , 19:25

Радий Хәбиров СВОдан яраланып кайткан Артур Галиевның туена килгән

"Яшьләргә бәхет телим!" - дигән ул. 

Радий Хәбиров СВОдан кайткан Артур Галиевның туена килгән
Радий Хәбиров СВОдан кайткан Артур Галиевның туена килгән

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә булып кайткан Дәүләт Җыелышы депутаты Артур Галиев белән аның кәләшенә изге теләкләрен җиткергән.

Яшь парларның бүген туйлары икән. Радий Фәрит улы аларның туй тантанасына килгән, һәм фотолары белән  социаль челтәрләрдә бүлешкән.

"Авыр яраланганнан соң, Артур республикасына хезмәт итүен дәвам итә. Җәмәгать эше белән шөгыльләнә, яу кырындагы безнең батырларга актив ярдәм итә. Бүген бу матур егетебез өйләнде. Артурны һәм аның тормыш иптәше Виолеттаны бу мөһим вакыйга белән котлыйм! Яшьләргә бәхет телим!» - дигән ул.

Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында игълан итүенә быел 24 февральдә 2 ел тулды.

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: