Махсус хәрби операция
26 апрель 2024, 14:10

Иң мөһиме – без алга барабыз

Әйе, соңгы елларда илебезгә, республикага зур сынаулар үтәргә туры килде: ковид, санкцияләр, махсус хәрби операция... Без аларның кайберләрен үттек инде, икенчеләрен сынатмый хәл итеп киләбез. Шул ул вакытта республиканы да үстерәбез.

Республика Башлыгы Радий Хәбировның журналистлар белән чираттагы очрашуы Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара студентлар кампусында үтүе очраклы түгел иде. Үзенә күрә шушы мәһабәт белем учагы белән якыннанрак танышу да иде бу. Иң башта кампус буйлап сәяхәт кылдык. Төрле мастер-класслар барган үтәкүренмә аудиторияларны күздән кичердек.

 

Югары технологияле фәнни лабораторияләрне карадык, квадрокоптерларны сүтеп җыйган егетләрнең җитезлегенә хәйран калдык. Без тамаша кылган бу бина – зур проектның бер өлеше генә икән. Безгә тәкъдим иткән макетта күренүенчә, фәнни үзәк Зәки Вәлиди урамыннан Агыйдел яр буена кадәр мәйданны билиячәк. Үзе бер микрорайон, үзе бер шәһәрчек. Дөньялар имин булып, аларны да күрергә язсын.

Республика Башлыгы белән без – республика һәм федераль мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, сәясмәннәр, блогерлар, депутатлар, барлыгы 40 ка якын кеше, “Циолковский” дигән  залда зур түгәрәк өстәл артында сөйләштек. Алдан игълан ителгәнчә, очрашу рәсми төстә үтмәячәк, ягъни республика җитәкчесенә һәркем үзе теләгән сорауны бирә ала иде. Һәм ул баштан алып азаккача шул рухта үтте.

Кыска гына сәламләү кереш сүзеннән соң  Радий Фәрит улы сорауларга җавап бирүгә күчте.

Беренче сорау, әлбәттә, Радий Хәбировның  күптән  түгел ил Президенты Владимир Путин  белән очрашуына кагылышлы иде. Башкортстан Башлыгы анда яңа срокка сайланырга ил җитәкчесеннән фатиха алды дияргә мөмкин. 

Сентябрьдә узачак сайлауларда катнашырга карар итүенең сәбәпләрен Радий Фәрит улы түбәндәгечә  аңлатты. Иң элек, башланган зур эшләрне тормышка ашырырга кирәк. Аннары илдә махсус хәрби операция бара, шундый хәлиткеч чорда бу эшне калдырып китәргә ярамый, диде ул. Аңа, аның командасына республика халкы белән бергә киңәшләшеп шушы катлаулы вакытны үтәргә кирәк.

Соңгы елларда Башкортстан чит илләр белән хезмәттәшлек офыкларын киңәйтте. Респбулика җитәкчесе, хөкүмәт әгъзалары әледән-әле күрше дәүләтләргә эшлекле сәфәрләр кыла. Аларның әһәмиятен тоясызмы, – дигән сорау яңгырады.

–       Һичшиксез. Эш графигыбыз шулкадәр тыгыз ки, ул илнең башкаласы, шәһәрләре белән танышып йөрергә вакыт та калмый, – диде Радий Хәбиров. – Урындагы властьлар, бизнес вәкилләре белән эшлекле очрашулар, хезмәттәшлек турында килешүләр төзү күп вакытны ала. Бигрәк тә Белоруссия белән хезмәттәшлек итүе җиңел, гади. Ә менә Казахстан, терәлеп торган күршебез булса да, Русиягә кертелгән санкцияләрне исәпкә алып, бик сак эш итәләр. Шулай да, хезмәттәшлектән баш тартмыйлар.

Дроннар  илебезнең үзәк төбәкләренә дә очып килә башлады. Мәсәлән, яңарак күрше Татарстан  предприятиеләренә һөҗүм иттеләр. Безнең мөһим предприятиеләр ни дәрәҗәдә  сакланган? Бу уңайдан нинди чаралар күрелә, дигән сорауга Радий Фәрит улы болай дип җавап бирде:

–Хәвеф тудырган төп объектлар әлеге мәлдә тимер киртәләр белән әйләндереп алынган. Әмма бу – ярты адым икәнлеген яхшы аңлыйбыз. Алар беренче һөҗүмнән саклар. Беренчесе артыннан икенчесен ясарга мөмкиннәр бит. Шуңа ныгыту эшләрен дәвам итәргә кирәк.

Икенчедән, күзәтүне көчәйтергә. Бу җәһәттән без армия белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар ярдәм итәргә әзер.  Әйтүемчә, иң мөһиме, әлегә без төп объектларны тимер челтәрләр белән уратып алдык.

Безне хәвефкә салган язгы ташкынга кагылышлы сорауны да бирми кала алмады журналистлар. Су басулар безгә янамасмы? Сусаклагычлар, дамбалар никадәр ышанычлы икән? Республика Башлыгы фикеренчә, бәла-казалар булмас дип беркем дә өздереп әйтә алмый. Кызганычка каршы, табигать казалары булып кына тора. Әмма бездә сусаклагычлар, хәвеф тудырырлык буалар тикшерелгән. Алар тиешле таләпләргә җавап бирә, дип тынычландырды республика җитәкчесе.

Дүрт аяклы ат та абына, диләр. Республиканың йөзе булырдай куәтле предприятиеләр дә кайчак авыр хәлгә тарый. Шундыйлар исәбенә “Башкиравтодор” белән “Башспирт”ны кертергә мөмкин. Журналистларны аларның икътисади хәлен яхшырту буенча нинди чаралар күрелүе кызыксындырды. Республика Башлыгы белдерүенчә, “Башкиравтодор”ның көрчеккә терәлүенә аның Бөре-Тастүбә-Сатка юлын төзүгә тендер отуы сәбәпче икән. Проект  бәяләре баштан ук керем китерерлек булмаган. Шушы юлны эшләп “Башкиравтодор” берничә миллиард сумга “баткан”. Компания үзе генә бу чокырдан чыга алмаячак, инвесторлар ярдәме кирәгәчәк.

“Башспирт” соңгы елларда тернәкләнеп китсә дә, аның элекке җитәкчеләренең башы судтан чыкмый. Бу мәсьәләгә карата Радий Фәрит улы юристларча карашын белдерде: –“Бу эш – судта. Суд тикшерә. Аның карары билгеле булгач кына бу мәсьәләгә нокта куярбыз”.

Очрашу барышында махсус хәрби операциягә кагылышлы сорауның бирелүе табигый иде. “Хәрбиләрнең гаиләләре, аеруча һәлак булган сугышчыларның якыннары белән очрашып сөйләшкәндә нинди тойгылар кичерәсез?”

–       Мин хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүне эш дип карыйм, –диде республика җитәкчесе.– Нык авыр мизгелләр бу. Яңарак мин Миякә районына шундый очрашуга бардым. Каршымда улы һәлак булган ханым утыра. Аның янында – әле яңарак кына очучы улларын күмгән икенче бер гаилә. Аларга улларына тәгаенләнгән Шәйморатов орденын тапшыргач, үксеп еларга тотындылар. Бу – зур кайгы. Аналар улларын югалткан. Аларга ярдәм итү – минем бурычым. Аларның уллары безнең хакка һәлак булган бит.

Бу сүзләрне тыныч кына тыңлау мөмкин түгел иде. Безнең йөрәкләр  тетрәнеп, сыкрап куйды.

Әйе, соңгы елларда илебезгә, республикага зур сынаулар үтәргә туры килде: ковид, санкцияләр, махсус хәрби операция... Без аларның кайберләрен үттек инде, икенчеләрен сынатмый хәл итеп киләбез. Шул ул вакытта республиканы да үстерәбез. Күп күрсәткечләр буенча яхшылар исәбендәбез, диде Радий Хәбиров.

Журналистлар республика җитәкчелегенең аеруча паркларны, скверларны төзекләндерүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. “Моны игътибарга алганыгыз өчен  үзегезгә зур рәхмәт, – диде республика җитәкчесе ихлас елмаеп. – Парклар белән  шөгыльләнергә яратам. Уфада, башка шәһәрләрдә төзекләндерәбез. Әйтик, Бәләбәйдәге “Җырлаучы чишмәләр”, Нефтекамскидагы – “Ял һәм Мәдәният” паркы, Уфадагы “Кашкадан” – болар барысы да  коллектив  хезмәт җимеше.

Башкала хакында сүз чыккач, аның чисталыгы, төзеклеге сезне канәгатьләндерәме, дигән сорау да яңгырады бер блогер авызыннан.

–       Шәһәрләребез чистарак хәзер. Шулай булсын өчен күп тырышлыклар салабыз. Шәһәрне чиста тотар өчен күп техника сатып алдык. Республиканың һәр районында кимендә бер су сиптергеч, асфальт югыч машина булсын дип күрсәтмә бирдем, – диде Радий Фәрит улы һәм өстәп куйды: – Мин шәһәрләрнең таза булуын яратам. Ратмир Мавлиев та шундый мэр. Әлбәттә, проблемалар җитәрлек. Иң мөһиме, без алга барабыз. Ремонтны Уфаның үзәк урыннарыннан башладык. Чөнки үзәк – ул Уфаның йөзе. Акрынлап йортлар арасындагы мәйданнарны да тәртипкә китерербез.

Республика Башлыгы белдерүенчә, Уфаның 450 еллыгына әзерләнү дә әлеге мәсьәләләрне тизрәк, колачлырак чишәргә ярдәм итәчәк. 450 еллыкка әзерлек кысаларында Курчак театры ремонтланган, Циркны ремонтларга  җыеналар. Әлеге вакытта республикада фехтование сарае, көрәш сарае, ишкәк ишү комплексы объектлары төзелә. Бокс, теннис үзәкләренә нигез салыначак.

Радий Хәбиров күзаллавынча, юбилей Уфаны тагы да ныграк танытачак, аның икътисадын, туризмны үстерүгә зур этәргеч бирәчәк. Әнә шулай, җылы әңгәмә белән ике сәгать сизелми дә үтеп китте. Алда тагын очрашып сөйләшерлек яхшы хәбәрләр, якты вакыйгалар көтсен.

Рәдис Ногманов.

Автор:Радис Ногманов
Читайте нас