Туган иле өчен гомерен аямыйча, чын мәгънәсендә җанын бирергә әзер торган безнең чорның чын геройлары махсус хәрби операциядә катнаша.
Илеш яугирләре дә шулар рәтендә хәрби антларына тугры кала. Кыска вакытлы ялга кайткан илешлеләр белән очрашып, сөйләшергә туры килде. Илеш районы Лаяшты авылыннан "Арыслан" исемен йөртүче яугир үз теләге белән фронтка юнәлә. Моның өчен тормыш иптәшен ярты еллап күндерергә туры килә. Моңа кадәр озак еллар төзелеш өлкәсендә эшли ул. Мастер, бригадир кебек һөнәрләрне башкара. Лаяшты авылында йорт салып кереп, гомер юлдашы белән ике кыз үстерәләр.
Төньяк Осетиядә махсус билгеләнештәге полкта армия хезмәтен үткән илешле йөрәге кушуы буенча махсус хәрби операциядә катнашырга карар итә. Ике тапкыр яраланган, яугир зарланып бармый, чын батырларча һаман яуга омтыла. Курку белми, каһарманнарча көрәшкәне өчен М.Шәйморатов исемендәге медальгә лаек була.
- Июль аенда легендар көрәшче Миңнегали Шәйморатов батальонына язылдым, чөнки ул миңа үрнәк, үзебезнең көчле Башкортстан дивизиясе бит. Үземне алар рәтендә күрдем. Газиз илем, туган җирем, якыннарым өчен көрәшәм. Әлеге батальонда кече сержант, ротаның өлкән технигы булып хезмәт итәм.
– Вазифа-бурычыгызга нәрсәләр керә?
– Ротаның шәхси составыннан башлап бронетехникага кадәр сакчыл караш, тәртиптә тоту бурычы йөкләтелә. Үземә ышанып тапшырылган хәрби бурычларга җаваплы карыйм, хәрбиләрне өйрәтү һәм озату да минем карамакта.
– Фронтта якташлар, райондашлар очрашамы?
– Әлбәттә, очрашырга туры килә. Мин үз яныма илешлеләрне җыйдым. Алар белән аралашуы, аңлашуы җиңелрәк тә, бер-беребезгә ярдәмләшеп, терәк булып торабыз. Бергә эшлибез, хезмәт итәбез.
Биредә ашау яхшы. "Урожай" токымчылык заводы” җәмгыятеннән килгән тушенкаларны яратып ашадык. Илеш районының ярдәм җыю штабыннан да иң кирәклеләре килеп тора: итекләр, перчаткалар, бензогенераторлар, болгаркалар һ.б. әйберләр белән тәэмин итәләр, барысы өчен мәрхәмәтле илешлеләргә зур рәхмәтлебез.
Яугирләребез тылдагыларның ярдәмен тоеп хезмәт итәләр, туган илдән килгән күчтәнәчләр аларга дәрт һәм көч өсти.
Иң мөһиме: үзегезне саклагыз, тылдагыларның, якыннарыгызның догалары, ярдәме сезгә ныклылык, рухи көч өстәсен.
***
"Паук" исемен йөртүче хәрби Илеш районы Теләкәй авылында туып-үсә. Нефтекама шәһәренең машина төзүчеләр көллиятендә белем ала.
Мәскәү өлкәсендәге Дзержинский исемендәге Росгвардиядә – махсус билгеләнештәге дивизиядә хезмәт юлын үтә. Армиядән соң Дүртөйле шәһәрендә коткаручы булып эшли. Узган елның июль аенда үз теләге белән махсус хәрби операциягә юллана. Контракт төзеп, башта Луганск өлкәсендә, арытаба Донецк халык республикасында хезмәт итә.
“Ни өчен китәргә уйладың?” дигән сорауга: "Картәтиләребез илебез тынычлыгын яклаган, зәңгәр күгебез өчен аяусыз көрәшкән, минем дә алар кебек буласым килде. Телевизор, интернет аша гына түгел, үз күзләрем белән күрәсем, беләсем килү теләге тынгылык бирмәде. Хәзер инде күрдем, аңладым, үзем өчен нәтиҗәләр ясадым", – диде яугир.
Сугышның никадәр авыр булуын, аның михнәтләрен фронттагылар үз иңнәрендә тоеп карап аңлый. "Илештән киткәннән соң, Самарада 3 ай буе укыттылар, өйрәттеләр. Полигонга йөрдек. Укуда ничек кенә өйрәтсәләр дә, яу яланында бөтенләй икенче төрле – сугыш сугыш инде. Алгы сызыкта бигрәк тә үлем куркынычы сагалап кына тора. Башта психологик яктан авырлык белән очрашасың, күңел тыныч түгел, даими рәвештә һөҗүм итүләр, атышлар... Аннан соң шундый атмосферада яшәргә күнегәсең. Өйрәнеп алгач, чыныга башлыйсың", – дип кичерешләре белән уртаклашты.
"Паук" блиндажларның – өстен 2-3 шәр кат агач такталар белән каплыйбыз – болай иткәндә кассеталы снарядлардан сакланып калырга була, әмма танкныкы көчлерәк, ул снаряд эләксә, исән калмаска да мөмкинсең дип сөйләде.
Ул да илешлеләрдән гуманитар ярдәмнең өзелмәвен, һәрдаим хәрбиләрне шатландырып, туган яктан ярдәм килеп торуын билгеләде.
Штурмовик булып хезмәт итүче илеш егете сөйләвенчә, чит ил наемникларына караганда, украинлылар белән сугышуы авыррак, чөнки алар үзләре туып-үскән урыннарны яхшырак белә, тизрәк ориентирлаша.
Ни өчен "Паук" позывноен сайладың дигәч, яугир елмаеп болай дип җавап кайтарды:
- Балачакта "Человек-паук" дигән фильм карый идем, андагы герой һәркемгә ярдәмгә ашыга, шундый көчле һәм батыр булып истә калган. Аңа охшарга тырышып мин үземне кеше – үрмәкүч дия идем. Әнием шаяртып “паук” дип эндәшә иде миңа. Шуннан калган исем ул,– диде әңгәмәдәшем.
– Исемне дә юкка сайламагансыңдыр, фильмдагы герой кебек синең дә изге ниятең, батыр рухың җиңүгә китерсен.
Берүк исән-сау, югалтуларсыз, тизрәк туган якларга әйләнеп кайтсагыз иде, якташларыбыз.
Ильфира Нигъмәтуллина.
Илеш районы, Югары Яркәй авылы.