Барлык яңалыклар
Мобилизация
25 апрель , 18:55

Сезнең иңнәр иң ышанычлысы, якташлар

«Башкортстан» мотоукчылар полкы яугирләре генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Алар арасында сезнең якыннарыгыз да бардыр, дуслар.

Сезнең иңнәр иң ышанычлысы, якташлар
Сезнең иңнәр иң ышанычлысы, якташлар

«Башкортстан» мотоукчылар полкы яугирләре генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Алар арасында сезнең якыннарыгыз да бардыр, дуслар.

«Фронттан хатлар. Башкортстан полкы» телеграм-каналы хәбәр итүенчә,  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән, махсус хәрби операция барышында куелган бурычларны үтәгәндә зур батырлык, каһарманлык үрнәкләре күрсәткән өчен гаубица-артиллерия дивизионы яугирләре бүләкләргә лаек булды.
Гаубица артиллерия дивизионы егетләре Авдеевканы азат иткәндә контрбатарея уты белән пехотага зур ярдәм күрсәткәннәр һәм каршы якның артиллериясен юк иткәннәр, диелә пабликта.

Берничә көн элек генерал Шәйморатов медале белән СВО батыры –башкортстан егете  «Башкортстан» полкының штурмлаучы отряды яугире Михаил Шиховны бүләкләгәннәр иде.

Исән-сау булыгыз, егетләр. Туган якларга горур атлап, киләчәк өчен тыныч күңел белән кайтыгыз.

 

 

Сезнең иңнәр иң ышанычлысы, якташлар
Сезнең иңнәр иң ышанычлысы, якташлар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: