Барлык яңалыклар
Мобилизация
22 апрель , 14:15

Оста кулда гәүһәр бар

Илеш районының гуманитар ярдәм җыю штабында эшләүче Әлфинә Никифорова махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә.

Оста кулда гәүһәр бар
Оста кулда гәүһәр бар

Олы йөрәкле, киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга туган якның җылысын тапшыру ниятендә, аларга кирәкле әйберләр җыюда катнаша, кулларыннан килгәнчә ярдәм итә. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, шәмнәр ясый, җылы оекбашлар бәйли. Бу әйберләр исә махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Илеш районының гуманитар ярдәм җыю штабы да уңышлы эшли. Штаб рәисенең урынбасары, үзе дә тегү-бәйләм эшләренә оста Әлфинә Никифорова да яугир райондашларга ярдәм итүдә үз өлешен кертә.

Югары Яркәй авылында Фәридә һәм Рәфил Мәрдисламовларның уңган гаиләсендә дөньяга килә ул. Гаиләдә ике кыз, дүрт малай тәрбияләнә. Әлфинә абый-энеләре, сеңлесе белән бергәләшеп, әти-әнисенең кул арасына кереп, кечкенәдән хезмәт тәрбиясендә үсә. Бүген инде балаларның һәркайсы тормышта үз урыннарын табып, үз гаилә нигезләрен корып, үзаллы матур яшиләр. Әлфинә дә гаиләсе белән Түбән Яркәй авылында күркәм гомер кичерә. 16 яшендә тәүге мәхәббәтен очратып, ике ел дуслашып йөргәннән соң бергә булырга вәгъдәләшеп, яшьләр чәчләрен чәчкә бәйли. Гомер юлдашы Алмаз Никифоров белән алар тормыш сукмагыннан 22 ел парлап атлый. Мәхәббәт җимешләре – өч кызлары бар. Олы кызлары Алия тормыш иптәше Илнар белән онык сөю шатлыгы бүләк иткәннәр, Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Уртанчылары Карина М.Акмулла ис. БДПУның 2 курс студенты булса, кечесе Айсылу – Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 9 сыйныф укучысы.

Әлфинә Рәфил кызы М.Гәрәев ис. автомәктәп, “Хәрби туганлык” яугир ветераннар җәмәгать оешмасы рәисләре урынбасары да булып тора. Ә менә аның эштән соң бушаган арада күңел җылысы салынган кул эшләренә сокланмый карау мөмкин түгел. Тәүге тапкыр 5 сыйныфта укыганда кулына энә алырга, хәтта тегү машинасын кулланырга батырчылык итә. Курчакларына күлмәк тегеп карау теләге белән әнисенең тегү машинасы артына утырып карый. Шул арада аяк арасында буталып йөргән энесенең бармагын тыгуын сизми дә кала. Бәхеткә каршы, энә генә сына, энекәшенең бармагы зыянламый. Әмма кыз өчен бу очрак рөхсәтсез машинага якын килмәскә, сакланыбрак эш итәргә кирәк икәнлегенә сабак була. “Кош оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлый” диелә халык мәкалендә. Чынлап та тегү эшенә әнисеннән үрнәк алып, зур теләк белән өйрәнеп үсә. Бәйләмне дә якын күрә, әнисе дә төрле бәйләм эшләренә оста бит. Тегү-кисү курсларын да тәмамлап, инде тәҗрибә туплап өлгергән, үзенең заказчыларын булдырган оста тегүче ул хәзер.

“Ничек тә вакытны бушка уздырмаска” дигән девиз белән яши оста. Күлмәкләр, итәкләр, алъяпкычлар, мендәр тышлары, юрганнар һ.б. тегә, штораларга, челтәрләргә тасмалар беркетү, кием замоклары алыштыру, чалбарлар, пальтолар, туннар кыскарту булсынмы барысын да башкара. Әлфинәнең эшләвен яраталар, сыйфатына сүз тидерерлек түгел. Хәтта күрше Татарстаннан да мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, Яр Чаллы шәһәренә кызлар өчен заманча татар бию костюмнары тегеп биргән. Илеш мәктәпләре укучылары өчен ашханәдә кияргә алъяпкычлар һәм башлыклар да теккән. Әлфинә район күләмендә уздырылган күргәзмәләрдә дә катнаша. Анда ул үзенең иҗади эшләрен тәкъдим итә. Һәр әйбердә останың кул җылысы, күңел матурлыгы салынган, шуңа да алар күз явын алырлык. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокланырлык. Гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була икән дип гаҗәпләнерлек. Тегү, бәйләм дигәндә, әлбәттә яратып башкара аларны, ә менә күптән түгел тагы бер яңа шөгыле барлыкка килде, сабыннар эшли башлады. Алар да үзләренчә бизәкләп, матурлап ясалган кабатланмас иҗади эш.

-Хәзерге заманда кибетләрдән нәрсә телисең шуны табарга, сатып аларга мөмкин. Әмма үз кулларың белән эшләнгәнгә җитәме соң!? Матур да, зәвыклы да, иң мөһиме — башкаларныкына охшамый, кабатланмас, үзенчәлекле була. Кул эшләрем белән якын кешеләремне, дусларымны сөендерергә яратам. Туган көннәргә бүләккә алып барам. Шулай ук әлеге һөнәрем бик кирәкле һәм файдалы шөгыль, ул түземлек, игътибарлылык сыйфатларын тәрбияли, матурлыкны күрергә өйрәтә. Без хезмәттә чыныгып үстек. Яхшы тәрбия биргән, эшне яратырга өйрәткән әти-әниемә зур рәхмәтлемен, - диде ул.

Штаб эшчәнлегендә зур өлеш кертүен билгеләгән идем. Әйткәндәй, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларның ата-аналарыннан исемле посылкалар, мәрхәмәтле халыктан ярдәмнәр килеп тора, шуларны җыюда, оештырып җибәрүдә катнаша ул. Шулай ук үзенең тегү осталыгы булгач, актив хатын-кызлар белән бергә җыелып өмәләр оештыралар, хәрбиләр өчен носилкалар, маскировкалы сеткалар, 19 кесәле разгрузкалар (жилеткалар), рюкзаклар бихисап тектеләр. Аларга авыл клублары, тегү ательелары да ярдәмгә килде.

Әлфинә фантазиясенең байлыгын кулланып, вакытының минутын да әрәм итмичә яраткан эшенә багышлый. Кызларына да үз эшенең серләрен ача, үзенчәлекләрен өйрәтә. Димәк, әнисеннән кызына, ә кыздан оныкларга күчә бу шөгыль. Гаиләдә өлкән буынның традициясен яшьләр дәвам итә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: