Украинадагы махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан “Дикий татарин” позывнойлы яугир белән аның өендә очраштык.
43 яшлек ир 2022 елда мобилизация игълан ителеп, повесткалар тарату башлангач, хәрби комиссариатка үзе барган.
Әлеге вакытта Донецк өлкәсендә Петровск поселогында моторчы вазифасында хезмәт итәм. Бу Волновах ягында. Танклар, БМПлар, МТЛБлар төзәтәм.
Чәй әзерләп йөргән әнисе Сөмбелә Назыйф кызы тормыш иптәше белән өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәше күптән ахирәттә, Сөмбелә ханым әлеге вакытта икенче улы белән яши.
"Дикий татарин" кыска вакытлы ялларга инде берничә тапкыр кайтып киткән. “Ил көннәребез тизрәк тынычланып, балакайларыбыз тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде”, – ди әнисе.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.