Авылларда булсынмы, шәһәрләрдәме кешеләр иңнәребезгә төшкән авырлыкны берләшеп җиңәргә тырыша. Украинада барган хәрби операция бездәге ватанпарвәрлек хисләрен тагын да ныграк көчәйтеп җибәрде.
Безнең Благовар районы Абзан авылында яшәгән якын кешебез Нарбаев Алмаз да үзе теләп махсус хәрби операциягә юлланган иде. Ләкин китүенә ике ай да тулмастан һәлак булды.
Акылың белән сугышның корбаннарсыз булмавын аңласаң да, якыныңны югалту әйтеп аңлатып булмый торган авыр кайгы. Әле дә ярый авылдашлар, район хакимияте аны зурлап соңгы юлга озатырга булышты. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Алмазның авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын. Әти-әнисенә, туганнарына күркәм сабырлыклар телим.
Мин “Өмет”не озак еллар алдырам. Яраткан гәзитем аша хәрби операция тизрәк тәмамлансын, дөньялар тынычлансын иде дигән теләкләремне җиткерәм.
Ак әбиләре.