Барлык яңалыклар
Мобилизация
15 апрель , 08:54

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет өйләнгән

Әбҗәлил районының Хәмит авылында туып-үскән егете Кырдас авылы сылуы Лилия белән гаилә корган.

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет өйләнгән
Махсус хәрби операциядән ялга кайткан егет өйләнгән

Егет һөнәре буенча сәнәгать альпинисты. Бәләкәй чагыннан шук, елгыр булып үсә ул, барысы белән дә тиз уртак тел таба белә, аралашучан, аны дуслары да, туганнары да ихтирам итә.

26 яшьлек чая егетне 2022 елның сентябрь аенда мобилизация буенча хезмәткә алалар. Ялга кайткач, ул сөйгәне белән гаилә кора. Ә өйләнгәннән соң, кече сержант янә махсус хәрби операция зонасына юллана.

Яшьләрнең яңа гына кабызган гаилә учагы мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен, бәхеттә, шатлыкта, тыныч тормышта озак яшәсен. Өйдә аны әти-әнисе, кәләше, дүрт айлык кызы, туганнары көтә.

 

Русия Президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында игълан итүенә быел 24 февральдә 2 ел тулды. Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Чыганак: "Оскон" гәзите. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: