Махсус хәрби операция
14 апрель 2024, 12:00

“Әни, бар да яхшы!”

Махсус хәрби операция болай озакка сузылыр дип беребез дә уйламагандыр. Әмма адәм баласы уйлый, Аллаһыбыз хәл итә, диләрме әле. Менә бу рубрика да шул сәбәпледер, күңелдә тугач, тиз генә ташка басылмый торды. Шатлык өләшү ятмый шул аның нигезендә...  Йөрәк парәсен сугыш кырына озаткан аналарның хәлен берни сорашмый да аңлыйдыр ул егет үстергән һәр әни. Әмма кемнең улы бүген кайда, менә нидә аерма. Мобилизация белән яки: “Мин монда ята алмыйм!” дип сафка баскан баласыннан әллә нигә бер: “Әни, бар да яхшы!” дигән кыска гына, бәлки чынбарлыкка  бик үк туры килеп тә бетмәүче, “яхшы” дигән сүзе килеп ирешсә дә, күкрәк читлегендә үзе татлы,үзе шомлы дулкын кузгалып куя... Соңгы вакыттагы вакыйгалар бер җылы сүзгә мохтаҗлыкны арттырды.

Махсус хәрби операция болай озакка сузылыр дип беребез дә уйламагандыр. Әмма адәм баласы уйлый, Аллаһыбыз хәл итә, диләрме әле. Менә бу рубрика да шул сәбәпледер, күңелдә тугач, тиз генә ташка басылмый торды. Шатлык өләшү ятмый шул аның нигезендә...  Йөрәк парәсен сугыш кырына озаткан аналарның хәлен берни сорашмый да аңлыйдыр ул егет үстергән һәр әни. Әмма кемнең улы бүген кайда, менә нидә аерма. Мобилизация белән яки: “Мин монда ята алмыйм!” дип сафка баскан баласыннан әллә нигә бер: “Әни, бар да яхшы!” дигән кыска гына, бәлки чынбарлыкка  бик үк туры килеп тә бетмәүче, “яхшы” дигән сүзе килеп ирешсә дә, күкрәк читлегендә үзе татлы,үзе шомлы дулкын кузгалып куя... Соңгы вакыттагы вакыйгалар бер җылы сүзгә мохтаҗлыкны арттырды. Солдат әниләре өчен аеруча мөһим ул. Кызганычка каршы, халкыбызның сагышлы җырындагыча: “Сорамагыз хәлләремне, хәлләр сорарлык түгел”, дип әйттерер вакыйгалар да урап узмый. Язмышмы икән?.. Хәсрәт-кайгылар, ил өстендәге хәл-вакыйгалар солдат әниләрен тагын да берләштерә һәм бер-берсенә охшаш итә – алар сабыр, уйчан, хәер-догада һәм ил чакыруын горур кабул иткән улларыдай кыю. Әнә Рәфия апа да сабырлыгын саклап, догаларын кабатлап йөри.

 Балтач районының Тучыбай авылында матур гомер итүче Рәфия һәм Тәлгать Мугдаевлар ике егет, бер кыз үстергәннәр. Уллары – Ридаль да, Илдар да иминлек хезмәтен сайлаганнар. Мәктәптә укыганда ук спорттагы казанышлары белән аерылып торган алар. Ридаль теннис уйнаса, Илдар йөгерү белән алдырган. Кечкенәдән үк десантчы булырга әзерләнгән, хәрби хезмәтне Псковта ВДВда үткән егет ул. Бүген СОБРда хезмәт итүче офицер ир-егет команда данын яклап ярышканда әле дә беренчелекне бирми.

–       Махсус хәрби операция башланганчы миңа берни әйтми генә шул якларда булып кайтты ул, күңелем шикләнә иде... Бабасы вафат булганда да  Украинада калды Илдарым, 3-4 тапкыр барып кайтты инде. Оныгыбызга 1 майда 3 яшь тула, гаиләсе бәхетенә исән йөрсен, исән күрешергә язсын. Нишлисең, ир баланы канат астына качырып асрап булмый, үзләре хәл итә. Улларыбыз кыю, омтылышлы булып үсте, шуның белән горурланабыз да. Инде бәхетләре булсын, рәхмәт фәрештәләре саклап йөртсен.

Йөзендә күркәм сабырлык нуры балкый Рәфия апаның. Һәр көнен догада булып, үзе кебек меңләгән аналар язмышын уртаклашып яши. Ходай күркәм сабырлыклар бирсен сезгә, солдат әниләре. Үзләре кайтып күренгәнче, җанга үтә газиз: “Әни, бар да яхшы!” дигәннәре ешрак ишетелеп торсын.

Алсу Гәрәева.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас