Барлык яңалыклар
Мобилизация
9 апрель , 13:14

Безнең егетләр ут эчендә

“Иң куркынычы “Баба-яга”, – дигән иде “Хан”.

Безнең егетләр ут эчендә
Безнең егетләр ут эчендә

“Иң куркынычы “Баба-яга”, – дигән иде “Хан”.

 

“Иң куркынычы “Баба-яга”. Бу дроннар түбәннән оча, аларны сизеп калсаң,  үлек кебек ятарга кирәк, югыйсә, аз гына селкенсәң, беттең, снаряд өстеңә генә төшә”, – дигән иде  “Хан” позывнойлы, яраланганнан соң ялга кайткан яугир. Бу хәл ноябрьдә булган иде инде. Тәнендәге ярчыкларын да ала алмаганнар иде “Хан”ның.  Аларны ул кабат шул көнне, үз тәнендә алгы сызыкка алып китте... Аның арыган, тирән уйларда катып калган карашы күз алдыннан китми. Исән генә булса иде, исән генә булсагыз иде, егетләр.

Ә без, хәрби операция зонасына кагылышлы өметле хәбәр булмасмы дип, көн дә яңалыклар лентасын актарабыз. Менә бер хәбәргә тап булдым  – Русия белгечләре «Баба-яга»ның җыелу чылбырын ачыклаган : каян нәрсә китерелә, кайда җыела.  Безнең егетләр кулга төшергән трофейны тикшереп ачыклаганнар моны.

  • Дронның “телен чиштердек”, шуннан соң күп нәрсә ачыкланды.

Фронтка эләккәнче “Баба-яга” Көнчыгыш Европа һәм Украина буйлап йөргән. Без бик затлы мәгьлүматларга ия булдык. Бу бик уңышлы очрак. Бу кадәр мәгълүматны бер агент та, шпион, хәтта, кулга алынган белгеч тә биреп җиткерә алмый, – диләр белгечләр.

Үзләре белән әҗәл – авиабомба һәм эре колибрлы миналар ташучы “Убырлы карчык”лар элек авыл хуҗалыгында кулланылган. Яу шартларына үзгәртеп корылган бу дронны безнең яугирләр «Баба-яга» дип атый башлаган. Болар  120-миллиметрлы миномет миналары һәм авиация коралы, 25 һәм 50 килограммлы бомбаларны  йөртә.

Ташка каршы аш ата торган заман түгел – безнекеләр дә тик тормый, «Джокер» дип аталган  FPV-дроннар җитештерә башладылар. Бүгенге көнгә соңгы чыгарылыштагысы –  «Джокер-10» биш кг кадәр йөк күтәрә, сәгатенә 100 чакрым ара үтә.

Катлаулы гибрид сугыш бара. Ә безнең егетләр аның эчендә. Моннан 3 дистә еллар элек өлкәннәр әйткән бер фикер искә төшеп китте. Ул вакыт: “Ир-балалар күбрәк туа, сугыш башланмагае”,– дигәннәр иде. Уйласаң, шул елларда туган балалар ир булып җиткәч, чынлап та, дөньяның асты-өскә килде... Менә шулай, ышанмый кара халык сүзенә, күрәчәкме бу?

  Фото: v-kurse.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: