Барлык яңалыклар
Мобилизация
6 апрель , 15:42

Азат Бадранов кайтуы турында хәбәр итте

Махсус хәрби операциядә катнашучы республика хөкүмәте премьер-министры урынбасары кайтырга җыена.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

2022 елның 10 ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Азат Бадранов үзенең Башкортстанга кайтуы турында хәбәр итте. Бүген, 6 апрельдә басылган язмасында ул яңа боерык алганын язды.

«...Әлеге көнгә кадәр минем хәрби хезмәтем дәвам итте. Мине Кораллы Көчләр сафларыннан республиканың башкарма хакимият органнарына чакырганчыга кадәр дәвам итте.Махсус хәрби операция - минем өчен тормышның иң көтелмәгән һәм иң авыр чоры. Шул ук вакытта мин анда барырга карар иткәнемә бер секундка да үкенмим. Без егетләр белән җәмгыятькә, республикага һәм илгә кирәк булганда шунда бардык. Махсус хәрби операциядә алынган тәҗрибә һәм мәктәп бик кыйммәтле», — дип язган Азат Бадранов.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: