Барлык яңалыклар
Мобилизация
4 апрель , 06:43

Үзбәкстан гражданины СВОда хатынлы да, паспортлы да булган

Хәзер ул - Русия гражданины! 

Үзбәкстан гражданины СВОда хатынлы да,  паспортлы да булган
Үзбәкстан гражданины СВОда хатынлы да, паспортлы да булган

Ильяс Шәймәрданов Кырмыскалы районының Прибельский авылында туа. Бәләкәй чагында әти-әнисе аерылышкач, ул балалар йортына эләгә, ә аннары аны Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендәге балалар йортына озаталар.

Ун ел элек Ильяс Русиягә күченеп кайта, Мәскәүдә яши һәм эшли. Русия гражданлыгы алырга тырышып карый, әмма килеп чыкмый.

Ильяс кечкенә чагыннан ук хәрби булырга хыялланган. Шуңа күрә, махсус хәрби операция башлангач та, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. СВО зонасында чакта яңадан паспорты артыннан йөри башлый. Моңа әле бик җитди сәбәп тә табыла. Яраланып, госпитальгә эләккәч, аны караган кыз белән ныклап дуслашып китә. Дуслык әкренләп мәхәббәткә әверелә.

- Мин аңа өйләнергә уйлаган идем, ләкин документсыз бернишләп булмый. Тагын бер тапкыр паспорт артыннан йөреп карарга булдым, -дигән ул. Танышлары киңәше белән Ильяс «Не один на один» RT проектына мөрәҗәгать иткән. Редакция коллективы Эчке эшләр министрлыгы белән элемтәгә чыгып, РФ паспортын алышкан.

- Мине Миграция идарәсенә чакырып, Русия паспортын бирделәр, - дип тәэссоратлары белән уртаклаша Ильяс. - Ике ел газапландым, менә, ниһаять, хәзер инде паспортлы булдым.

Без егетләр белән алгы сызыкта торабыз, мин инде өметне өзеп, паспорт алганчы яши алмам дип тә уйлый башлаган идем.Минем отрядтан берничә егет шулай Русия Федерациясе гражданлыгы булырга өлгермәде. Бу проектка зур рәхмәт, хыялларымны тормышка ашты! - дигән Ильяс.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: