Барлык яңалыклар
Мобилизация
3 апрель , 14:05

СВОда хезмәт итүчеләр кредитның процентын түләмәячәк

Дәүләт Думасы депутатлары кредитлар буенча процентларны сызып ташлау турында закон кабул итте.

СВОда хезмәт итүчеләр кредитның процентын түләмәячәк
СВОда хезмәт итүчеләр кредитның процентын түләмәячәк

Башкортстаннан  махсус хәрби операциядә катнашучыларның куллану кредитлары буенча процентларын сызып ташлаячаклар.

    Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта махсус хәрби операциядә катнашучыларның куллану кредитлары буенча процентларын исәптән төшерү турында закон кабул итте.

   Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үтүенчә, закон кабул ителгәннән соң, банклар ун көн эчендә заемчыга процентларны түләү буенча бурычлары булмавы турында хәбәр итәргә, шулай ук аңа түләүләрнең ачыкланган графигын җибәрергә тиеш булачак.

   "Әгәр гражданин кредит каникуллары вакытында процентлар түләгән булып чыкса, банк бу акчаларны төп бурычны түләүгә юнәлтергә тиеш булачак", - диде Вячеслав Володин.

   Парламент спикеры ассызыклавынча, Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашканнан соң әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кушкан иде.

    "Законны кабул итү гомерләрен куркыныч астына куеп, илебезне яклаучыларга өстәмә финанс ярдәме чарасы булачак”, - дип өстәде Вячеслав Володин.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: