Барлык яңалыклар
Мобилизация
2 апрель , 21:42

"Җиңү безнеке булачак!"

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының икенче корпусында запастагы майор, “Российская газета” хәрби фотохәбәрчесе Владимир Аносовның “Донбасс-2023” исемле фотокүргәзмәсе ачылды.

"Җиңү безнеке булачак!"
"Җиңү безнеке булачак!"

 

Журналистикага килгәнче Владимир авиациядә хезмәт итә, ике чечен компаниясендә катнаша. 2008 елда ул хәрби хәбәрче буларак Цхинвалда барган хәрби бәрелешләрдә эшли, 2015 елдан Донбасска командировкаларга йөри. Әлеге вакытта да ул фронтның алгы сызыгында.

Фотокүргәзмәне ачарга мәртәбәле кунаклар килгән иде. БДПУның ректоры Салават Сәгыйтов, Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарә җитәкчесе Алексей Дербеко, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча идарәсенең патритоик эш буенча бүлек җитәкчесе Равил Гыйззәтуллин, “Российская газета” гәзитенең баш мөхәррире Альфред Аглетдинов, шулай ук махсус хәрби операция ветераннары Александр Ильтуганов һәм Айрат Шәрәфетдинов килгәннәр иде.

Альфред Аглетдинов фотохәбәрченең мөрәҗәгатен укып ишеттерде.

“Хәерле көн кадерле кунаклар! Минем фотокүргәзмәмә килүегез өчен зур рәхмәт. Аны оештыручы “Российская газета” һәм Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына рәхмәтләремне җиткерәм. Бу минем икенче күргәзмәм. Мин күп михнәтләр кичергән Донбасс җирендә беренчегә генә түгел. Буяуларсыз, үзгәртүләрсез, камерама Донбасстагы хәлләрне ничек бар шулай төшерәм. Хәрби репортажларның аерым билгесе – тормышны ничек бар шулай күрсәтү. Бу кадрлар махсус хәрби операция зонасында нәрсәләр барганын ачык күрсәтә. Җимерелгән йортлар, урамда калган балалар, күп кешеләрнең кайгысы, кулларында яңа пешкән икмәк тоту шатлыгы, шартлауларның ишетелмәве, көтелгән тынлык куанычы...

Җиңү безнеке булачак!” – дип язган ул.

Фотокүргәзмә 9 майга кадәр эшләячәк.

"Җиңү безнеке булачак!"
"Җиңү безнеке булачак!"
"Җиңү безнеке булачак!"
"Җиңү безнеке булачак!"
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: