Барлык яңалыклар
Мобилизация
2 апрель , 14:34

Дустыбызның туган көне бүген

Радик Динәхмәтов юбилеен билгели.

Дустыбызның туган көне бүген
Дустыбызның туган көне бүген

Радик Динәхмәтов юбилеен билгели.

 

 

Әйе, бүген тугры дустыбыз, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтовка - 59 яшь!

Радик бу гомер бәйрәмен постта, махсус операциядә каршылый, ул СВОда ашыгыч ярдәм машинасын йөртә. Дустыбызның үткерлегеннән күп нәрсә тора хәзер. Яралы яугирләрнең гомерен саклап калуда аның оперативлыгы зур роль уйный. Яралыларны төяп, юлсыз юллардан, атышлар астында да узарга туры килә якташыбызга. Һәр маршруты – сират күпере, Аллаһыбыз сакласын сезләрне.

Радик, дускаебыз, берүк исән-сау бул, егетләребезнең барсына да ярдәм итеп өлгер, гомерләрен саклаганда уяу бул, ярыймы. Рулеңне нык тот, елгыр бул, машиның гел төзек булсын.

 Кем уйлаган?! Татар кураенда уйнап, җырлап, моңлы көйләр тараткан Радикка 59 яше тулгач шундый теләкләр теләрбез дип, кем уйлаган?

Нык бул, Радик! Без синең белән горурланабыз. Кыюлыгың, егетлегең өчен мең рәхмәт.

Синең һәр көнең якташлар гомерен саклауга багышлана. Үзеңнең өлгерлегең белән күпме гаиләләргә шатлык китерәсең. Медицина ярдәмен вакытында алып, исән калган һәр яугир гаиләсе өчен дә син фәрештә, Радик!

Юбилеең белән, якташ! Гомер бәйрәмнәрең алда да күп булсын, Радик! Без сине яратабыз, исән-сау йөреп, бурычларны үтәп, “Саумы, газиз туган якларым!” дип җырлап кайтырга язсын!

 Хәерле юллар, тыныч күк йөзе сезгә, егетләр-кызлар!

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: