Барлык яңалыклар
Мобилизация
1 апрель , 18:09

"Шеф" Шәйморатов медале белән бүләкләнгән

Ул «Башкортстан» мотоукчылар полкында пешекче булып хезмәт итә.

"Шеф" Шәйморатов медале белән бүләкләнгән
"Шеф" Шәйморатов медале белән бүләкләнгән

Благовар районыннан махсус хәрби операциягә китүче "Шеф" позывнойлы яугир-хатын генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән. Бу хакта район хакимите башлыгы Марат Йосыпов хәбәр итә.

Хәрби хезмәткәрләргә бүләкне Башкортстан башлыгының хәрбиләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов тапшырган. Аның сүзләренчә, "Шеф" хезмәт бурычын үтәгәндә гомерен хәвеф астына куеп, кыюлык һәм батырлык күрсәткән.

"Шеф" позывнойлы хәрби хезмәткәр «Башкортстан» мотоукчылар полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасында пешекче булып хезмәт итә. Илнең Оборона министрлыгы белән ул узган елның җәендә контракт төзегән. "Шеф" Самара өлкәсендә хәрби укулар үткән, тагын берничә хатын-кыз белән кыр шартларында ризык әзерләргә генә түгел, дошманга каршы торырга, шулай ук медицина ярдәме күрсәтергә дә өйрәнгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: