Барлык яңалыклар
Мобилизация
30 март , 14:12

Әҗәл белән күзгә-күз очрашкан

Без ялгышканбыз – окоплар буш иде...

Әҗәл белән күзгә-күз очрашкан
Әҗәл белән күзгә-күз очрашкан

Без ялгышканбыз – окоплар буш иде...

 «Башкорт»  позывнойлы якташыбыз махсус операциядә катнаша. Әле ул яралану сәбәпле ялда. Ир-егет каты яраланып кайткан. Әмма исән, тере! Әҗәл белән күзгә-күз очрашкан ирнең язмышы бөтенләй башкача хәл ителүе дә ихтимал булган, әгәр...

Зианчура районының Сәгыйть авылыннан хезмәт итәргә киткән бу ирнең язмышы турында "Зианчура таңнары" гәзите хәбәр иткән.

«Башкорт» – елдан артык инде СВОда, М. Гобәйдуллин исемендәге полк батальонында хезмәт итә. Штурмлаучы группа состаында ул алгы сызыкка җибәрелгән.  Башта Красный Лучта, аннары Бахмутта була. Яугирләр 10–12 көн алгы сызыкта булып, бер көнгә “тын алырга “ чыгып торалар.

 Көннәрнең берсендә аны язмыш усал шаярту белән каршы ала.

«Беренче штурм бик уңышлы булды, нибары бер “300”нче иде. Аннары югалтулар башланды. Мин үзем дә үлем чигендә калдым. 12 гыйнварда дошман позицияләренә ташландык. Без ялгышканбыз –окоплар буш иде. Әмма шулвакыыт дошманның дрон-камикадзелары атакалый башлады», – дип сөйли егет хәбәрчеләргә.

Солдат снаряд ярчыгы белән җәрәхәтләнеп, озак вакыт ут астыннан чыга алмый.

«Кар өстендә, үлеккә салышып, һәлак булганнар арасында биш сәгать яттым. Исән калганнарны дроннар, ВОГлар белән ата тордылар. (ВОГ — выстрел осколочный гранометный). Дошман даими атып торгач, безне егетләр алып чыга алмады. Сусатты – кар ашадым. Шунсы гына истә, “Чапай” кушаматлы дустым соңрак су бирде.

Дөнья тынычлангач, шуышып, үзебезнекеләр ягына киттем. Аякларым канга баткан иде, 50 метрлап шуышып бардым. Аннары егетләр мине БМПга илтеп җиткерделәр, шунда аңымны югалтканмын. Госпитальдә һушыма килдем.

 12 егет кергән идек, дүртәү , мин дә шул исәптә, чыктык. Командирыбыз «Баху»ны яу кырыннан тиз генә алып чыга алмадылар. ВСУ туктаусыз атты. Командирбыз һәм иң шәп егетләребез — «Чапай», «Раджа», «Эльва» һәм башкалар кебек яу кырында һәлак булды, – дип хәсрәт белән искә ала яугир. – Боларны да сөйләргә кирәк. СВО – безнең уңышлардан гына тормый… Барсын да үз күзләрең белән күрергә кирәк. Кем күргән – шул аңлый».

Яугиргә хәзер сәламәтләнергә, һәм уйларын тәртипкә салырга кирәк.

Отпусктан соң ул тагын СВОга китәргә тели.

«Иптәшләрем анда була торып, мин нишләп монда калыйм инде, ничек мин соңыннан аларның күзенә карармын

Менә шулай уйлый ир-егет. Исән-сау булыгыз, егетләр.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: