Барлык яңалыклар
Мобилизация
25 март , 17:28

Тагын бер хатын ире артыннан СВОга киткән

Исән-сау әйләнеп кайтуларын телик! 

Тагын бер хатын ире артыннан СВОга киткән
Тагын бер хатын ире артыннан СВОга киткән

Әлшәй районы Шәфран авылында яшәүче хатын мобилизацияләнгән ире артыннан алгы сызыкка киткән. Бу гаилә тарихы белән социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин таныштырган.

Ире мобилизацияләнгән вакытта, Диана да, озын-озак уйлап тормыйча, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә барырга карар итә.

«Ди» позывнойлы якташыбыз - медицина ротасының госпиталь бүлеге шәфкать туташы. Аның бару карарын танышлары төрлечә кабул иткән. Ләкин иң мөһиме, әнисе кызын аңлап, анда барырга ризалыгын биргән. Хәзер ул оныгын тәрбияли. 

"Бу кыю хатынга һәм хәрби бурычларын үтәүче барлык хәрбиләргә кыюлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим! Без сезгә ышанабыз һәм өйгә исән -сау кайтуыгызны телибез", - дип язган Мостафин.

Русия Президенты Владимир Путин Украинада хәрби операция башлануы турында игълан итүенә быел 22 февральдә 2 ел тулды. Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: