Барлык яңалыклар
Мобилизация
17 март , 09:00

Фотокүргәзмә ачылды

Һәрберсе тарихны, тугрылыкны, горурлыкны, җиңүгә ышанычны чагылдыра.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Герой Хатыны. Герой Анасы" фотокүргәзмәсендә булды. Ул «Родина» кинотеатрында ачылды.

"Геройларның хатыннары" фотопроектын Русиядә 2022 елдан бирле гамәлгә ашыралар. Ул Башкортстанда 2022 елның ноябрендә старт алды. Хатын-кызларның беренче фотосессиясендә Чишмә районының Алкино-2 авылында урнашкан часть хәрбиләренең 9 хатыны катнашты.

- Бүген проект республикабызның барлык муниципалитетларын диярлек үз эченә алды. Махсус хәрби операция геройларының хатыннары, әниләре, апалары һәм балалары, гомумән 2500дән артык катнашучы булды. Һәр фотопортрет тарихны, мәхәббәтне, тугрылыкны, горурлыкны, безнең тиздән җиңүебезгә ышану хисен чагылдыра, – дип сөйләде проект авторы, хәрби-диңгез флотында катнашучының хатыны, хәрби гаиләләр комитетының төбәк бүлеге җитәкчесе Эльвира Мацкевич.

Радий Хәбиров экспозицияне карады Һәм фотопортрет Геройлары Владислава Белова, Ләйсән Лукманова, Наталья Головань һәм Айгөл Байдәүләтова белән аралашты. Республика башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, алар гуманитар йөкләр җыюда актив катнашалар, үзләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәләр.

"Герой Хатыны. Герой Анасы" күргәзмәсе 16-23 март көннәрендә «Родина» кинотеатрында эшләячәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: