Барлык яңалыклар
Мобилизация
15 март , 16:35

«Башкорт» позывнойлы яугир Жуков медале белән бүләкләнгән

Егетләргә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез!

«Башкорт» позывнойлы яугир Жуков медале белән бүләкләнгән
«Башкорт» позывнойлы яугир Жуков медале белән бүләкләнгән

Махсус хәрби операциядә катнашучы «Башкорт» позывнойлы яугир Жуков медале белән бүләкләнгән.

Зилаер районында туып-үскән егет бу югары дәүләт наградысына чынлап та лаек. Аны хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. 

Исегезгә төшерәбез,  хәрбиләргә мондый бүләкләр Ватанны һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен бирелә.

Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Георгий Жуков исемендәге еллык дәүләт премиясе күләмен 2022 елда арттырды. 

Без шундый хәрбиләребез белән горурланабыз, батырлыкларына сокланабыз! Егетләргә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез!

 

РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: