Русия президенты запастагы гражданнарны хәрби әзерлеккә чакыру турындагы указга кул куйды. 1 март көнне ул хокукый актлар порталында дөнья күрде һәм шул көннән гамәлгә керде. “2024 елда запаста һәм резервта булган гражданнарны Русия Кораллы Көчләрендә, Русия Гвардиясе гаскәрләрендә, Гадәттән тыш хәлләр һәм афәтләрдән коткару министрлыгы көчләрендә, Федераль иминлек хезмәте бүлекләрендә әзерлек узарга чакырырга”, диелә указда.
Хәрби әзерлек буенча указ дөнья күргәч, гадәттә гади кешеләрдән төрле имеш-мимешләр, шикле уйланулар ишетелә башлый. Янәсе, аларны махсус хәрби операциядә катнашу өчен җыялар һ.б. Шик-шөбһәләрне тарату максатыннан РФ Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе, генерал Андрей Картаполовның аңлатмасын тәкъдим итәбез.
– Запастагыларны хәрби әзерләү турындагы указ ничектер махсус хәрби операция белән бәйлеме?
– Юк. Президент ел саен мондый указны имзалый. Хәрби күнегүләргә чакыру алдан планлашты- рылган чара. Алар СВО алдыннан да, ул барган вакытта да уздырылды. Мәсәлән, 2021 елда мондый указ 26 апрельдә, 2022 елда 19 февральдә, 2023 елда 10 майда дөнья күргән иде.
– Указ буенча күпме кеше чакырыла?
– Чакырылырга планлаштырылган запастагылар һәм резервтагы саны чикләнгән кешеләргә генә билгеле. Бу мәгълүмат указның “ябык” пунктларында каралган. Күпме кешене чакырырга кирәклеген Генераль штаб билгеләячәк.
– Күнегүләр күпме дәвам итәчәк?
– “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы федераль Законның 54 нче маддәсенә ярашлы хәрби күнегүләр 2 айдан артып китә алмый, һәм, гомумән алганда, гражданның запаска күчү вакытыннан алып хәрби хезмәт 1 елдан артмаска тиеш. Ачыклап әйткәндә, икешәр айдан исәпләсәң, алты тапкырдан артык чакырылырга тиеш түгел. Шул ук вакытта запастагыларны өч елга бер тапкыр гына хәрби әзерлеккә чакырырга мөмкиннәр. Ләкин күнегүләрнең төгәл озынлыгы, урыны һәм вакыты ел саен Оборона министрлыгы тарафыннан билгеләнә.
– Хәрби әзерлек белән хәрби хезмәткә чакыруның нинди аермасы бар?
– Хәрби әзерлеккә чакыру һәм хезмәткә чакыру – бөтенләй башка нәрсә. Әгәр 18–27 яшьтәге ир-атлар армия сафларына хезмәткә чакырылса, хәрби әзерлеккә запастагылар һәм резервтагылар гына чакырыла. Исегезгә төшерәбез: 2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакыру чикләре акрынлап 21 – 30 яшькә үзгәртелә.
– Барлык запастагылар да чакырыламы?
– Юк. Барысы да түгел. Беренче чиратта, бүгенге көндә гаскәр өчен кирәк булган хәрби теркәү белгечлеге булган кешеләр генә чакырылачак. Гадәттә хәрби әзерлек вакыты зур гына хәрби күнегүләргә туры китереп уздырыла. Хәрби гаскәрләрнең кайсы төрендә күнегүләр уздырылачак, башлыча нәкъ шушы гаскәрләрдә хезмәт итеп кайткан егетләр чакырыла.
– Запастагылардан тыш кемне чакырырга мөмкиннәр?
– Кагыйдә буларак, резервтагылар да күнегүләр җыенына чакырыла. Резервтагылар – шулай ук запастагылар, ләкин хәрби хезмәттән соң алар Оборона Министрлыгы белән контракт төзүчеләр. Алар теләсә нинди эштә эшли алалар, ләкин шул ук вакытта даими рәвештә хәрби күнегүләрдә катнашалар һәм ай саен түләүләр алалар.
– Хәрби күнегүләргә ничә яшькә кадәр чакыралар?
– Запаста һәм резервта торучыларны хәрби күнегүләргә чакыру яше 2023 елда арттырылды. 2023 елның 24 июлендә Русия президенты Владимир Путин офицер дәрәҗәсеннән түбәнрәк хәрби званиеле гражданнар резервында булу өчен яшь чикләрен күтәрүче законга кул куйды. Үзгәрешләр гади солдат һәм матрослар, сержантлар, прапорщик һәм мичманнарга кагылды. Бу хәрбиләр 3 категориягә бүленә. Беренче категориядәгеләрнең яшь чикләре – 35 тән 40, икенченеке – 45 тән 50, өченченеке 50 дән 55 кә кадәр күтәрелде. Шушы ук закон нигезендә офицерлар өчен дә чакыру яше 5 елга арттырылды: кече офицерлар өчен ул – 55 яшьтән 60, өлкән офицерлар өчен – 60 тан 65, генераллар өчен – 70 яшькә кадәр.
– Чакыру ничек башкарыла?
– Хәрби әзерлек җыенына чакыру күнегүләр башлануга ким дигәндә 10 көн кала тапшырылырга тиеш. Чакыру кәгазе шәхсән тапшырылырга һәм имза куеп алынырга тиеш. Хәрби әзерлекнең башы хәрби теркәлү һәм чакыру бүлегеннән күнегүләр узачак урынга китү көне дип санала, һәм ахыры – хәрби күнегүләр урыныннан китү һәм хәрби теркәлү урынына кире кайту көне. Чакыруны санга сукмау – административ хокук бозу булып санала. Бу 500-3000 сум штраф белән җәзаланырга мөмкин.
– Чакырылучыга хезмәт хакы ничек түләнә?
– Хәрби күнегүләр вакытында запастагы һәм резервтагылар эштән яки укудан азат ителәләр, үз урыннарын саклыйлар һәм даими эш яки уку урыннарында уртача хезмәт хакы яки стипендия алалар. Күнегүләрдән азат ителү Закон хәрби күнегүләрдән азат ителү мөмкинлеген дә күздә тота. Сәламәтлек аркасында хәрби хезмәткә яраксыз яки өлешчә яраклылар хәрби күнегүләрдән азат ителәләр. Башка сәбәпләр буенча азат ителүчеләр:
хакимият яки оешмалардан бронь булган гражданнар;
Эчке эшләр министрлыгы (шул исәптән граждан хезмәткәрләре), Федераль җәза бирү хезмәте, таможня хезмәткәрләре;
авиация һәм тимер юл транспорты хезмәткәрләре, аларны турыдан-туры транспорт белән тәэмин итүче һәм аларны ремонтлау белән шөгыльләнүчеләр;
диңгез флотының йөзүче составы һәм навигация чорында елга флоты һәм балык тоту тармагы хезмәткәрләре;
чәчү һәм урып-җыю эшләре белән шөгыльләнүчеләр;
укытучылар;
көндезге бүлектә белем алучы студентлар;
Имтиханнар һәм диплом эшләре әзерләгән вакытта читтән торып һәм кич белем алучы студентлар;
күп балалы әтиләр;
балигъ булмаган балаларның опекуннары булган кешеләр;
даими кайгыртуны таләп иткән туганын һәм якын кешесен караучылар;
йөкле хатын-кызларның ирләре (бер баласы булган һәм икенчегә 22 атнадан артык авырлы булса);
депутатлар;
сайлауда катнашучы кандидатлар;
чит илгә киткәннәр;
Федерация Советы әгъзалары;
регион башлыклары, бу вазифаны вакытлыча башкаручылар һәм бу вазифага кандидатлар;
дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары башлыклары, бу вазифаны вакытлыча башкаручылар һәм бу вазифага кандидатлар;
хәрби хезмәтне альтернатив узган гражданнар;
мәҗбүри хезмәттә һәм холык төзәтү хезмәтендә булучылар, вакытлыча иреге чикләнелүчеләр, кулга алынган һәм хөкем ителгән гражданнар;
җинаять кылган өчен гаепләнүчеләр яки җинаять эше кузгатылган гражданнар;
тикшерелүче яки суд карарын көткән кешеләр.
Указ хөкүмәткә һәм башкарма хакимият органнарына гражданнарны хәрби әзерлеккә чакыру һәм бу күнегүләр үткәрү белән бәйле барлык чараларның үтәлешен тәэмин итәргә куша. Аңлавыгызча, быелгы указның да башка еллардан аермасы юк. Шулай булгач, артык хафаланырга кирәкмәс, җәмәгатъ. Әзерлек җыеннары әлегә кадәр дә булды, алдагы елларда да дәвам итәчәк. Бүгенге вәзгыятьтә хәрби осталыкны яңартып торусыз мөмкин дә түгелдер.
Рәдиф ФӘТХИ.