“Үз җиренең улы”

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр  гомерләрен куркыныч астына куеп, ут эченә керә, дошман белән күзгә-күз очраша.  Шулар арасында Илеш солдатлары булуы, аларның аяусыз көрәшүе зур горурлык. Алар чын мәгънәсендә  батырлык һәм бердәмлек үрнәге күрсәтә. Соңгы атналарда районыбызга кайгылы хәбәр килеп, ике яугирне югалту ачысын кичерергә туры килде. Яу яланында алар батырларча һәлак булды.

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр  гомерләрен куркыныч астына куеп, ут эченә керә, дошман белән күзгә-күз очраша.  Шулар арасында Илеш солдатлары булуы, аларның аяусыз көрәшүе зур горурлык. Алар чын мәгънәсендә  батырлык һәм бердәмлек үрнәге күрсәтә. Соңгы атналарда районыбызга кайгылы хәбәр килеп, ике яугирне югалту ачысын кичерергә туры килде. Яу яланында алар батырларча һәлак булды.

Әмма башны ияргә, бирешергә хакыбыз юк, көчле рухыбыз  җиңүгә ышаныч, өмет уята.Алгы сызыкта аяусыз көрәшүчеләр ул ышанычны тагы да ныгыта. Шулар рәтендә Илеш районы Дөмәй авылыннан  махсус хәрби операциядә катнашучы  “Юмай” кушаматлы  яугир  да бар. Күптән түгел якташыбыз районга кыска вакытлы ялга да кайтып китте.

Дөмәй авылында туып-үскән “Юмай” –  газиз туган җиренең  патриоты ул. Читкә бәхет эзләп чыгып китми, үз туган туфрагында үз юлын табып, гаилә корып яши. Башта “Баш партизан” колхозында, арытаба “Маяк” кооперативында водитель һөнәрен башкара. Үзенә ышанып тапшырылган “ГАЗ-53”, “ГАЗ-66” техникаларын һәрчак караулы һәм төзек йөртә. Урак чорында урып-җыю кампанияләрендә катнаша, гомумән мул уңыш алуга бердәм өлешен кертә, алдынгылар сафын җитәкли. Соңрак мәдәният йортында техник хезмәткәр (кочегар) булып эшли. Һәр урында тырышлыгы, намуслылыгы белән аерылып тора. Шул рәвешле ихтирам яулый. Әлеге күркәм сыйфатлары аңа махсус хәрби операция барышында да  ярдәмгә килә.

Ул  махсус хәрби операция зонасыннан кайткан егетләр кебек үк, анда булган вакыйгалар турында аз сөйли. Чын ирләрчә, кыскача, төгәл һәм җитди җавап бирә.

– Һәр ир-ат алдында торган хәрби бурычымны Омскийда автомобиль хәрби округында үткән идем. Анда водитель, сержант, автомобиль бүлекчәсенең командиры, взвод командиры урынбасары булып хезмәт иттем. Ә узган җәй аенда  үз теләгем белән хәрби операциядә катнашырга уйладым. Тәүдә Красноярскийда учебкада булдык, соңрак Луганск ягына юнәлдек. Монда өлкән сержантмын. Туган илне, сөекле тормыш иптәшемне, кадерле балаларымны яклый алуыма шатланам, – диде илешле.

Әйе, аның теләге һәм ихтыяры башка булуы мөмкин түгел. Бөек Ватан сугышы ветераны әтисенең, Германиядә хәрби бурычын үтәгән  абыйларының  эстафетасын кабул итеп, намусына тугры кала ул.

Туган ягында яугир өчен ныклы тыл булу да аңа зур көч һәм ышаныч бирә. Тормыш иптәше һәм уллары терәк һәм таяныч булып тора. 

Алдагы көннәрдә яугиргә җиңү белән исән-имин туган ягына кайтуын теләп каласы килә.

 

Ильфира Нигъмәтуллина.

Илеш районы, Югары Яркәй авылы.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас