Бөтен ил буенча кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләшәләр. Әйтик, Нефтекама шәһәренең мәктәп ашханәләрендә туклануны оештыручы – шәхси эшкуар З.Умурбаева сугышчылар өчен милли ризыкларны – 600шәр туклыклы вак бәлеш һәм «Кырмыска оясы» пирүген махсус зонага җибәргән.
- Бу алар өчен өйдәге уңайлыкларны, җылылыкны тоя алырлык кечкенә генә өлеш, - дип уртаклашкан мәктәп туклану операторы Зинифә Умурбаева. - Аларга исән-сау булып, тизрәк туган якларга кайтуларын телибез.
Ит пироглары һәм десертлар туңдырыла һәм җибәрү алдыннан чыгарыла икән. Шуңа күрә, юлда берничә көн үткәргән камыр ризыклары бозылырга өлгерми.
Узган елда да хәрбиләр өчен мәктәп туклануы оешмасы хезмәткәрләре тәмле һәм хуш исле пирүкләр җибәргән булган.
-Яугирләргә бик ошады. Алар яхшы бәяләмәләр язды, тәмле һәм өйдәгечә булуын билгеләп үтте. Без солдатларыбыз өчен тырышабыз. Аларны түземсезлек белән көтәбез, - диде шәхси эшкуар З.Умурбаева пешекчесе Алсу Дилмиева.
Әйткәндәй, берничә ай эчендә нефтекамалылар 18 тонна йөк җыеп, җибәргәннәр. Якташ сугышчыларга техника, кораллар, автомобильләр өчен запас частьләр һәм хәтта үз җитештерүчеләренең ризыкларын тапшырганнар. Шәһәрлеләр «Йөрәк җылысы» акциясенә дә кушылган. Аерым машинага яңа төбәкләрнең дәваханәләре, мәктәпләре һәм балалар бакчалары өчен посылкалар төягәннәр.