Махсус хәрби операция
27 февраль 2024, 17:43

"Уфа" позывнойлы яугир медаль белән бүләкләнгән

Якташыбыз былтыр җәй Төмән өлкәсеннән киткән булган. 

"Уфа" позывнойлы яугир медаль белән бүләкләнгән"Уфа" позывнойлы яугир медаль белән бүләкләнгән
"Уфа" позывнойлы яугир медаль белән бүләкләнгән

Махсус хәрби операциядә "Уфа" позывнойлы яугир «Хәрби батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу хакта БР Туризмны үстерү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булуынча, егет 2023 елның җәендә илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Аңа кадәр ул туристлык оешмалары берлеген җитәкләгән.

"Мин безнең республика подразделениеләренә түгел, ә Төмән өлкәсе полкына эләктем. Монда Башкортстаннан үзем генә. Кайвакыт, хезмәт бурычы буенча, безнең батальоннарның ремонт подразделениеләре белән очрашырга туры килә. Башкортстаннан икәнне белгәч, якташлар шатланып каршы алалар, хәлләрне сорашалар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Менә ул — бердәмлек көче», - дип сөйләгән яугир.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас