Махсус хәрби операциядә, Башкортстан» мотоукчылар полкының "Али" позывнойлы хәрби яраланып, госпитальгә эләккән. Анда ул уйламаган җирдән дистә елдан артык күрешмәгән сыйныфташын очраткан. Менә ничек була икән ул тормышта!
Мәктәп елларында егетләр бер парта артында утырганнар, әмма укуны тәмамлагач, юллары аерылган.
"Яшьрәк чакта 5-10 елга бер күрешә идек. Классташның безнең полкта, әмма башка батальон составында хезмәт итүен былтыр декабрьдә ишеттем. Телефон номерлары белән алышкан идек, берничә тапкыр смс-хәбәр дә җибәрештек. Ләкин телефонымны һәм сим-картаны үзгәртергә туры килде. Шулай итеп, аның белән элемтә өзелгән иде.
Һәм менә хастаханәгә эләккәч, коридорда миңа кемдер исемем белән эндәште. Сискәнеп киттем. Чөнки күптәннән исемем белән дәшкән кешене ишеткән юк иде. Фронтта бары тик призывной белән генә әйтәләр. Борылып карасам, минем кебек хәрбидән берәү басып тора. Классташым икән ул! Ләкин үз күзләремә һаман ышанмыйм әле: "Алик, бу синме? - дип сорыйм", - дип искә ала ул очрашу мизгелләрен.
Дуслар кочаклашып күрешкәннәр. Алик сапёр, кырларны миналардан арындырган вакытта яраланган.
Сыйныфташлар госпитальдә дүрт көн бергә булганнар. Аннан һәркайсын бер үк көнне үз батальоннары янына адып киткәннәр.
"Безнең караватлар янәшә иде, сөйләшеп туеп булмады, Мәктәпне, укытучыларыбызны, башка сыйныфташларыбызны искә төшердек. Әлбәттә, сугыш турында да сөйләшмичә калмадык. Минем сыйныфташым - хәрби-интернационалист, Әфганстанда да хезмәт иткән. Шуңа күрә моның турында аның уй-фикерен ишетү миңа кызык булды, - ди „Али“.
Әйткәндәй, "Али" элек авыл советын җитәкләгән. Былтыр октябрьдә ул махсус хәрби операция зонасына барырга карар кабул иткән.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.