Махсус хәрби операция
24 февраль 2024, 07:40

Егетләребез хакына

Шушы көннәрдә Югары Аташ мәдәният йортында “Үзебезнекеләрне онытмыйбыз” акциясе үтте. Актив авылдашлар бергә җыелып окоп шәмнәре ясады, тукмач кисеп алып килде.

Шушы көннәрдә Югары Аташ мәдәният йортында “Үзебезнекеләрне онытмыйбыз” акциясе үтте. Актив авылдашлар бергә җыелып окоп шәмнәре ясады, тукмач кисеп алып килде.

Окоп шәмнәре тутыру эшен авылның башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлнара Тимерҗан кызы Биктимерова үз өстенә йөкләтте. Акцияне игьлан иткәч, авылдашлар, авылда туып-үскән, хәзер читтә яшәүче якташлар да акчалата ярдәм күрсәттеләр. Шул акчаларга яугирләребезгә җибәрү өчен “УАЗ” автомобиленә аккумулятор, бензин пычкысы, скотчлар, 12 литрлы казан, көнкүреш кирәк-яраклары алынды.

“Авылдашлар СВОдагы егетләргә һәрдаим ярдәм итү чарасын күреп тора.

Зур язмыш сынаулары кичергән Резеда һәм Азат Хисмәтуллинар турында аерым әйтәсебез килә. Узган елның сентябрь аенда омтылышлы, кыю  уллары Тимурны бөтен авылыбыз белән соңгы юлга озаттык. Үзе теләп СВОга киткән лачыныбыз, Тимурыбызны югалту әйтеп, аңлатып бетергесез кайгы. Әти-әниләренә карыйбыз да, хәйран калабыз – Азат белән Резеда ничек тә фронттагы ир-егетләргә күбрәк ярдәм итү турында уйлыйлар. Бу юлы алар солдатдарга озату өчен изолон кургашы, газ баллоннары һәм горелкалар, дымлы салфеткалар китерделәр.

Алгы сызыкта булган егетләрнең язмышына битараф булмаган өчен Хисмәтуллиннарга зур рәхмәт белдерәбез, Ходайдан сабырлыклар телибез.

Без фронтка ярдәм китерер эшләрдән тукталып тормыйбыз. Окоп шәмнәре ясауны дәвам итәбез, акчаларга (авылдашлар акчалата ярдәм китереп торалар) кирәк-ярак туплыйбыз.

Ильмира Имаева.

Чакмагыш районы.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас