Махсус хәрби операция
24 февраль 2024, 07:24

Бүген Украинада махсус хәрби операция башлануга нәкъ 2 ел

“Крот” дүрт медальгә лаек булган!

Бүген Украинада махсус хәрби операция башлануга нәкъ 2 ел!Бүген Украинада махсус хәрби операция башлануга нәкъ 2 ел!
Бүген Украинада махсус хәрби операция башлануга нәкъ 2 ел!

“Крот” дүрт медальгә лаек булган!

Бу зур сынаулы вакыт агышында күп вакыйгалар кичерергә туры килде.  Озатулар, көтеп алулар, саубуллашулар, очрашулар, югалтулар, бәхилләшүләр, шатлык һәм кайгы яшьләре, уйлар, уйлар, уйлар...

Мәңгегә кайтмаска киткән ир-егетләребезнең исеме күңелдән җуелмас! Әрнү катыш сагыш белән без аларны искә алырбыз. Бу еллар эчендә һәркайсысы туганыбыздай якын кешегә әверелде... Ходай хозурында булырга язсын яуда башын салган ир-егетләргә.

Һәр буын өлешенә төшкән хәрби конфликтлар безгә яңа батырларын бирә тора. Тыныч тормышта казаныш яуласалар шатлыгы зуррак булыр иде, әлбәттә. Ә менә бу шартларда, үз гомере хакына кыю адымнарга баручы ир – егетләребез батырлыгы сокландыра.

Башкорстаннан СВОда катнашучы «Крот» позывнойлы яугир Суворов,   Жуков исемендәге, «За разминирование», «За воинскую доблесть» медальләре белән бүләкләнгән. Бу хакта  Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов хәбәр итә.

Яугир хәрби бурычларын үтәгәндә кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәткән. Кыюлыкка тыныч тормышта да урын бар, егетләр, исән-сау йөреп кайтыгыз гына!

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас