“Телефонда аның номеры шулай язылган. 11 ел үзгәрмәде. Минем язмышым, минем тормышым, бөтен гомеремнең мәхәббәте иде ул.
Еш кына бер-беребезгә “Мин сине тормышымнан да ныграк яратам” дия идек. Көн саен, эшкә бер-беребезне озатканда әйтә идек. Бергә күпме юллар үтелде, күпме үтәргә тиеш идек. Планнарыбыз өч гомер алга куелган иде. Мин аның белән булыр өчен мәңге яшисем килә иде. Әмма Аллаһ безгә бергә яшәр өчен 11 генә ел биргән...
Мин аңа барыбер хатлар язам. Үземнең тормышым, мәхәббәтем турында сөйлим.
Ике балабыз һәм миллион хәтер генә калды...
Йөрәк кайгыдан миллион кисәкләргә бүленә...”
Өлкән прапорщик Шурыгин Олег Игоревич (06.10.1988-30.04.2022)”.
Хатыны – Лилия.
Ил өстенә төшкән хәсрәт-кайгылар безнең Аташ авылын да урап узмый. Махсус операция, анда катнашучы ир-егетләребез, гомерләрен биргән авылдашларыбыз – менә нәрсә безнең телдә, йөрәктә бүген.