Махсус хәрби операция
20 февраль 2024, 15:25

СВОда һәлак булганнарның хатыннарын эштән куарга ярамый

РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертелә.

СВОда һәлак булганнарның хатыннарын эштән куарга ярамыйСВОда һәлак булганнарның хатыннарын эштән куарга ярамый
СВОда һәлак булганнарның хатыннарын эштән куарга ярамый

Дәүләт Думасында беренче укылышта РФ Хезмәт кодексына төзәтмәләр керткән: махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның бер ел дәвамында хатыннарын эштән азат итү тыела.

"Үлгән геройларның гаиләләренә ярдәм итү өчен мөмкин булганның барын да эшләргә кирәк. Ватан өчен гомерләрен биргән солдатларның һәм офицерларның тол хатыннары хокуклары якланган булуына инанырга тиеш», — дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Тагын ул әйтүенчә, әгәр хатын-кыз яңадан кияүгә чыга яки хезмәт дисциплинасын күп тапкырлар боза икән, эш бирүчегә тол хатынны эштән азан итү хокукы кире кайтарыла.

Чыганак: Лента.ру

Фото: Александр Манзюк/Коммерсантъ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас