Махсус хәрби операция
19 февраль 2024, 15:45

“Теккән киемнәрнең һәр юлына догаларыбызны салабыз...”

Стәрлебашның "Үзебезнекеләр өчен тегәбез" остаханәсе волонтерлары: "Һәр сугышчы турында үзебезнең якыныбыз турында уйлаган кебек уйлыйбыз", - диләр.

“Теккән киемнәрнең һәр юлына догаларыбызны салабыз...”“Теккән киемнәрнең һәр юлына догаларыбызны салабыз...”
“Теккән киемнәрнең һәр юлына догаларыбызны салабыз...”

Республика районнарының кайсысына гына юллансак та, без, “Өмет”челәр, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга нинди ярдәм чаралары күрсәтелүе белән кызыксынабыз. Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең хатыннары, туганнары, якыннары исән-сау кайтуларын теләп, җан атып тора, ничек тә ярдәм итәргә омтыла.

 Үткән атнада Стәрлебаш районына командировкага баргач, иң беренче чиратта “Үзебезнекеләр өчен тегәбез” волонтерлар тегү цехына кердек. Мобилизация башланганнан соң бер ай тирәсе вакыт үткәч, Хәмидуллиннар гаиләсе - Зифа Габитовна кызы Эльвира белән мобилизацияләнгән якташлары өчен җылы киемнәр тегү буенча остаханә оештыруда ярдәм сорап хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Ул вакытта сугышчылар өчен экипировка бәяләре кискен күтәрелә, кирәкле әйберләргә кытлык була. Район хакимияте Хәмидуллиналарның идеясен хуплап,  бина бүлгән, шулай ук берничә тегү машинасы һәм оверлоклар сатып алырга ярдәм иткән.

  • Остаханә белән әнием Хәмидуллина Зифа Габит кызы җитәкчелек итә. Ул хаклы ялда, аңа 74 яшь,  - дип сөйләде безгә Эльвира Фәрит кызы Хәмидуллина. – Ул остаханәгә килүчеләрне эшкә өйрәтә, куратор буларак, эшләрне контрольдә тота. Мин исә тукымалар сатып алырга ярдәм итәм, поставщиклар белән сөйләшүләр алып барам. Иң беренче чиратта нәрсәләр тегәргә, нинди күләмдә – әнием белән шулар турында киңәшләшәбез.  Безнең тегү цехында җитештерелгән барлык әйберләр – максатлы, адреслы. Гуманитар ярдәм белән биреп җибәрәбез. Ике ай саен СВО зонасына барып йөрүче автоволонтерларыбыз бар – алар аша теккән, әзерләгән әйберләребезне, посылкаларны якташларга җибәрәбез.

Районның уңган апалары тегү цехында җылы киемнәр тегүдән тыш  шәмнәр, тушенкалар, коры шулпалар әзерлиләр, бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр. Дәүләттән акча сорамыйлар, хакимиятнең рәхмәтен көтмиләр, бары тик үзләре мөһим дип санаган эшне тавыш-тынсыз башкаралар. Без килгәндә  дә хатын-кызлар илһамланып чираттагы җылы киемнәр тегү белән мәшгуль иделәр. Хәллләрен сораштык, таныштык.

 -  Хәсәнова Лира Әгъләм кызы булам, миңа 70 яшь. Һөнәрем буенча финансист, - дип үзе белән таныштырды Лира апа. – Менә күрше өстәлдә Синагулова Гөлнара Равил кызы эшли. Бирегә 30лап кеше алмашлап тегәргә, бәйләргә, үрергә, чигәргә килә. Дөресен әйткәндә, күпләребез һөнәре буенча тегүче түгел, монда килгәч, өйрәндек. Тегү цехына көн саен килергә тырышабыз, төшкә тиклем эшлибез. Гөлнара Куганакбаш авылыннан килеп эшли. Эшебезне повязкалар тегүдән башладык. Тукыманың бер кисәген дә әрәм итмибез – толстовка тегүдән калган кисәкләр башлыклар тегүгә китә. Флистан җылы толстовклар, балаклавалар, башлыклар, термо-эчке киемнәр, госпитальгә кирәк булыр дип бик күп простынялар, футболкалар тектек. Балалар госпиталенә күпләп урын-җир кирәк-яраклары, сөлгеләр, йоклый торган капчыклар, папахалар – саный китсәң, без теккән әйберләр бихисап инде ул. Ярдәм итә алуыбызга шатланып, рухланып эшлибез.

     Апалар әйтүенчә, алар теккән әйберләрен гуманитар ярдәм белән бергә озаталар. Әйткәндәй, Лира Әгъләм кызының улы да, оныгы да бүгенге көндә СВОда: улы - мобилизацияләнеп, оныгы – контракт буенча киткән.

Тегүне иң гадиләреннән башлаганнар, аннары катлаулырак әйберләрне үзләштергәннәр. Стәрлебашлыларның йокы капчыклары киңлеге белән аерылып тора, шуңа күрә сугышчылар аларга хәрби обмундирование белән бер мәшәкатьсез сыя ала. Капчыклар су керми торган тукымадан тегелгән һәм бик җылы.

Кышкы чорда тегү остаханәсе базасында теләге булган һәркем окоп шәмнәрен эшләүдә катнаша алган. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң бөтен авыл белән консерва банкалары, катыргы җыйганнар – мәктәп  укучылары белән бергә шәмнәр эшләгәннәр.

Остаханәдә маскировка челтәрләрен үрү өчен станок урнаштырылган. Ул тегә белмәгән, әмма остаханәгә йөреп, ярдәм итәргә теләге булганнар өчен тәгаенләнгән. Бар кеше дә тегүче түгел, шулай бит? Шундый ук станоклар мәктәпләрдә, район мәдәният йортында, районның берничә торак пунктында урнаштырылган. Станокларны Фәрит Әхмәт улы Хәмидуллин ясый. Маскировка челтәрләрен үрү дә - Хәмидуллиннар гаиләсе инициативасы. Фәрит Әхмәт улы - хәрби пенсионер, остаханә җиһазларын хезмәтләндерү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә. Остаханә командасында икенче ир-ат - Гыйльманов Хәлит Хәмит улы маскировка челтәрләре өчен тасмалар кисүне үз өстенә алган.

Бу остаханәдәге һәр волонтер соклану уята. Барлык тукымалар һәм материаллар спонсорлар акчасына сатып алына, тегүчеләр түләүсез нигездә эшли.

“Үзебезнекеләр өчен тегәбез” остаханәсе турында волонтерлар үзләре болай диләр: “Тегү цехы – алгы сызыктагыларга ярдәм итү өчен оештырылды. Без ярдәмебез белән сугышчыларыбызга туңмаска, өшемәскә булышабыз. Һәр сугышчы турында үз якыныбыз кебек уйлыйбыз”.

       “Үзебезнекеләр өчен тегәбез” остаханәсенә йөрүчеләр тырышлыгы белән ул ачылган вакыттан алып 183 толстовка, 150 балаклава, 45 йокы капчыгы, 60 комплект термо-эчке кием, 300 повязка (танып белү тасмасы), 250 окоп шәме, госпиталь өчен 400 комплект урын-җир кирәк-ярагы, 72 Шәйморатов папахасы, 103 футболка, балалар госпитале өчен 200 комплект урын-җир кирәк-ярагы тегелгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас