Балтач районы башлыгы Илгиз Субушев хәбәр итүенчә, «Башкортостан» мотоукчылар полкының «Җамай» чакырулы яугирен РФ Оборона министрлыгының «Миналардан арындырган өчен» медале белән бүләкләгәннәр.
Егет Уразай авылында туып-үскән. Махсус хәрби операциядә миналарны һәм башка шартлау куркынычы тудырган әйберләрне табу һәм алардан арындыру бурычын үтәгән. Бу эштә аның профессионализм, батырлык һәм фидакарьлек күрсәткәне билгеле. Махсус хәрби операциягә ул контракт буенча хезмәт итә.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.