Танылган җырчы, музыкант һәм актер, Башкортстанның халык артисты Рәсүл Карабулатов махсус хәрби операция барган урында якташ егетләребез алдында чыгыш ясаган. Мондый концерт фронт сызыгы янында беренче тапкыр үткән.
Артист башкорт батальоны яугирләре өчен ун көн эчендә җиде концерт биргән. Рәсүл Карабулатов бу хакта «Башинформ» агентлыгына болай дип сөйләгән:
- Элегрәк мин махсус хәрби операциягә баручы егетләребез янына ешрак йөри идем. 2022 елда аларны Саратовтан озатканда концерт куйдык, 2023 елда Түбән Новгород өлкәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров Салават Юлаев исемендәге батальонга әләм тапшырган урында да булдык. Шушы чыгышлар вакытында төркемем белән махсус хәрби операция барган урында, окоплардагы егетләр өчен концерт кую идеясе туды. Теләгемне Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Азат Бадрановка җиткердем. Ул идеямне хуплады, теләктәшлек белдерде. Ләкин төркем белән түгел, ә берүзем килергә тәкъдим итте. Шуннан коллегам Фаил Раил улы Гафаров белән киттек. Анда без Азат Шамил улы белән очрашып, чыгышлар графигын төзедек, полк һәм батальон командирлары белән килештек. Бер хәрби офицер безне якташларыбыз — Миңнегали Шәйморатов, Даян Мурзин, «Башкортостан» батальоннары сугышчылары янына алып китте. Алар фронтның иң алгы сызыгында иде, дошманнарга 3-4 чакрым гына калгандыр. Ату, шартлау тавышлары яңгырап тора иде. Бу, әлбәттә, бик куркыныч.
- Егетләр сезнең чыгышларыгызны ничек кабул иттеләр?
- Бик яхшы кабул иттеләр! Сугышчылар алдында җырлаганда күңелдә бөтенләй башка хисләр була. Аларның туган илләрен сагынулары, якыннары балалары, сөйгәннәре турында сөйләүләреннән күзләргә яшь тула.Әбҗәлил, Зианчура, Күгәрчен, Туймазы, Ишембай, Белорет, Хәйбулла, Бәләбәй, Благовар һәм башка районнардан якташларны күп очраттым. Безне белән күреп сөйләшкәч, җырларны тыңлагач, туган йортларына кайтып килгәндәй булдык, диделәр. Егетләрнең бердәмлегенә, дуслыгына сокланып кайттым. Һәрвакыт бер-берсен кайгыртып, ярдәм итешеп торалар. Алар тормыш кадерен белгән һәм үлем белән капма-каршы очрашкан кешеләр. Чын геройларыбыз киләчәк буын өчен батырлык һәм патриотизм үрнәге булып торалар.
- Анда баргач, барсын да үз күзләрегез белән күргәнсез бит инде, өстәп тагын нәрсәләр әйтә аласыз?
- Иң беренче чиратта республика башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, безнең хөкүмәткә, район һәм шәһәр башлыкларына, эшкуарларга һәм республикада яшәүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә, чөнки мин үз күзләрем белән Башкортстан сугышчыларына ничек ярдәм килүен күрдем! Бу бик зур ярдәм! Безнең батальоннар һәм полклар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән: азык-төлек, кием-салым, алар бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, аларның урнашкан урыннарында мунча-бочкалар тора, моннан хәтта утын да җибәрелә. Бәлки, башта авырлыклар булгандыр, әмма хәзер безнең батальоннар урында тулысынча тәэмин ителгән, яшәү шартлары булдырылган. Мин анда булган 10 көн эчендә Башкортстан районнарының 3-4 хакимият башлыклары килеп китте.
Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.