Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң, гадәти яшәү рәвешебез, уйларыбыз, тормыш максатларыбыз, хыялларыбыз үзгәрде.
Бердәмлек, татулык, бер-береңә ярдәм итү, ватанга тугрылык, якташларыбызга булышу төшенчәләре аеруча актуальгә әйләнде. Бу авыр чорда халыкның бер-берсенә якынайганы, игътибарлы булуы ныграк сизелә башлады. Фронттагылар безнең гуманитар һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә илешлеләр махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итүдән туктап тормый. Тиздән, февраль аенда. чираттагы ярдәм фронттагыларга җибәреләчәк. Болар хакында кызыксынып, гуманитар ярдәмне кабул итү пунктының оператив штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек.
–Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында нинди чаралар күрелә?
–Ярдәмне җыяр алдыннан, башта якташларыбыз белән бәйләнешкә чыгып, фронтта нәрсәләр кирәклеген белешәбез. Аларның сораулары буенча кирәк-яраклар исемлеген төзибез. Алдан планлаштырылган һәм планнан тыш та гуманитар ярдәм тупларга туры килә. Кайбер вакытта алгы сызыкта булган яугирләр ашыгыч рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ә без үз чиратыбызда, 2-3 көн эчендә гуманитар йөкне җыеп, тиз рәвештә әзерләп, фронтка озатабыз. Әлеге кышкы чорда алар аеруча җылы киемнәргә, җылыткыч әйберләргә мохтаҗ.
–Техникалар белән тәэмин ителеш ничек?
–Транспорт чаралары белән тәэмин итү– иң актуаль мәсьәлә. Машиналарда алар алгы сызыкка йөк алып бара, яраланган яугирләрне алып чыга, кирәк чакта утын, агач та ташыйлар. Шуңа күрә прицеп та бик кирәк аларга. Бу җәһәттән якташларыбыз сораганнан соң ук аларны техника белән тәэмин итәргә тырышабыз. Тупланган ярдәм, әзерләнгән техникалар олау белән озатыла, билгеләнгән адрес буенча иясенә илтеп тапшырыла яки үзләре якынрак урыннан чыгып алалар.
Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң, гадәти яшәү рәвешебез, уйларыбыз, тормыш максатларыбыз, хыялларыбыз үзгәрде.
Бердәмлек, татулык, бер-береңә ярдәм итү, ватанга тугрылык, якташларыбызга булышу төшенчәләре аеруча актуальгә әйләнде. Бу авыр чорда халыкның бер-берсенә якынайганы, игътибарлы булуы ныграк сизелә башлады. Фронттагылар безнең гуманитар һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә илешлеләр махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм итүдән туктап тормый. Тиздән, февраль аенда. чираттагы ярдәм фронттагыларга җибәреләчәк. Болар хакында кызыксынып, гуманитар ярдәмне кабул итү пунктының оператив штаб җитәкчесе Илдар Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек.
–Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында нинди чаралар күрелә?
–Ярдәмне җыяр алдыннан, башта якташларыбыз белән бәйләнешкә чыгып, фронтта нәрсәләр кирәклеген белешәбез. Аларның сораулары буенча кирәк-яраклар исемлеген төзибез. Алдан планлаштырылган һәм планнан тыш та гуманитар ярдәм тупларга туры килә. Кайбер вакытта алгы сызыкта булган яугирләр ашыгыч рәвештә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ә без үз чиратыбызда, 2-3 көн эчендә гуманитар йөкне җыеп, тиз рәвештә әзерләп, фронтка озатабыз. Әлеге кышкы чорда алар аеруча җылы киемнәргә, җылыткыч әйберләргә мохтаҗ.
***
Югары Яркәйдә урнашкан Муса Гәрәев исемендәге автомәктәптә дә, ял булуына карамастан, өмә гөрләп торды. Кемдер банкаларны шомартып, чистартып торса, икенчеләре парафинны кисәкләргә бүлгәләде, катыргыларны кисте. Шулай ук биредә тактик носилкалар эшләү өчен материаллардан тасмалар әзерләнде. Консерв банкасы, парафин һәм катыргы көнкүрешебездә очраган гадәти әйберләр кебек тоелса да, уйлап карасаң, алардан нинди кирәкле һәм файдалы әйбер ясап була икән.
– Әлеге шәмнәр ярдәмендә хәрбиләр ашарга әзерли, аның янында җылына, вак-төяк әйберләрне, аяк киемнәрен киптерә, землянка һәм окопларны яктырта ала. Окоп шәмнәре, зурлыгына карап, уртача 4-8 сәгать тирәсе яна. Аны сүндерергә һәм яңадан яндырып җибәрергә була. Ул җилдән курыкмый, чөнки аның фитиле түгел, ә банканың эчлеге яна. Тагын бер мөһим ягы – мондый шәмнәр төтенләми, – ди махсус хәрби операция ветераны Рубен Хәсәнов.
Өмәдә катнашучы ветеран укытучы Әмирә Газизова:
–Бүгенге көндә лаеклы ялдамын, шундый чараларда актив катнашам. Телефонда “Солдатларга ярдәм” дип исемләнгән махсус төркемебез бар. Шунда аралашабыз, тиз генә хәбәрләшеп, очрашабыз. Гуманитар ярдәм җыюда, носилкалар тегүдә үз өлешемне кертергә омтылам. Шәмнәр ясарга да өйрәнеп алдык.
Автомәктәп директоры Рәзиф Шәйхәйдәров сүзләренә караганда, халык тиз арада җыелып, күмәкләшеп эшкә тотынган. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында өмә актив һәм нәтиҗәле үткән. Арытаба да мондый чаралар оештырылачагын, хәрбиләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итүләрен белдерде ул.
Гомумән, өмә барышында барлыгы 33 кеше, шул исәптән балалар катнашып, яугирләр өчен 370 окоп шәм ясалган. Теләк бер генә: файдасы тисен, шәмнең утлары өйнең җылылыгын, яктылыгын хәтерләтеп, ир-егетләрне салкыннардан сакласын иде.
Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.
Илеш районы,
Югары Яркәй авылы.