Махсус хәрби операция
27 гыйнвар 2024, 11:30

"Аю" позывнойлы яугир элемтәгә чыккан (Видео)

"Һәр ир-ат Ватанын сакларга һәм якларга тиеш", - ди якташыбыз.

"Аю" позывнойлы яугир элемтәгә чыккан (Видео)"Аю" позывнойлы яугир элемтәгә чыккан (Видео)
"Аю" позывнойлы яугир элемтәгә чыккан (Видео)

"Һәр ир-ат үз Ватанын сакларга һәм якларга тиеш", - ди "Аю" позывнойлы якташыбыз.

"Повестка алгач та, бөтен эшләремне ташлап, мин дә махсус хәрби операциягә юлландым. Куркып тормыйбыз, алдыбызга куелган бурычыбызны үтибез. Курку булырга да тиеш инде ул, ләкин һәр ир-ат кыю булып, Ватанын сакларга бурычлы. Шуңа күрә без, бернигә дә карамастан, алга атлыйбыз", - ди ул.

Яугир әти-әнисенә, туганнарына, дусларына, сөйгәне Евгениягә, шулай ук туган ягы Федоровка районына зур сәламнәрен җибәрә. Сугышчыларга хәрби бурычларын үтәргә көч-куәт биреп торучы якташларына, район хакимиятенә рәхмәтен җиткерә.

"Аллаһ бирса, тиздән әйләнеп кайтырбыз, көтегез", - ди ул.

 Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 177 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас