Махсус хәрби операция
20 Января 2024, 13:26

«Куба» кушаматлы штурмовик дошманнар утырган йортны берүзе алган

Өч сугышчының берсе качкан, берсе яраланган, берсе әсирлеккә төшкән...

Добавить в предпочтительные источники Google
intertat.tatar «Куба» кушаматлы штурмовик дошманнар утырган йортны берүзе алганintertat.tatar «Куба» кушаматлы штурмовик дошманнар утырган йортны берүзе алган
«Куба» кушаматлы штурмовик дошманнар утырган йортны берүзе алганФото:intertat.tatar

Штурм подразделениесендәге «Куба» кушаматлы Россия хәрбие Донецк юнәлешендә кара-каршы сугышудан җиңүче булып чыккан. Бу вакыйгаларны ул «РИА Новости»га сөйләгән. Декабрь аенда штурмовик Украина Кораллы көчләренең 3 сугышчысы урнашкан йортны тикшерергә берүзе китә. Аларның берсе кача, икенчесе белән «Куба» кара-каршы сугыша, өченче кешене ул әсирлеккә ала. Бинада караңгы була, һәм башта штурмовик Украина армиясенең ике солдатын күрми: «Ой, кул белән сугыша башладык. Бераз сугыштык. Аны яткыздым, башыннан тотып тордым, аннары пычак чыгардым», – дип уртаклашкан хәрби. «Куба» сүзләренчә, мондый хәл аның белән беренче тапкыр булган. Аның пычагы һәрвакыт үзе белән йөри, ул аның белән кыр шартларында консервалар ача икән. Украина сугышчысының аягы яраланган, ә Россия хәрбиенең кулы җәрәхәтләнгән. Штурмовик алгы сызыкта һәрнәрсәгә әзер булырга кирәген әйткән, чөнки арттан да һөҗүм ясалырга мөмкин.

Чыганак: intertat.tatar

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас