Салават районының Мещегаров авыл советы башлыгы Илнара Сафина Бөтенрусия муниципаль премиясенә ия булган. «Кеше язмышы – Ватан горурлыгы» номинациясендә бүләкне күп балалы әнигә Русия Президенты Владимир Путин тапшырган.
Илнара Сафина конкурста катнашу өчен гариза җибәрүче 19 мең кандидат арасында иң яхшысы булып исәпләнгән. Авыл җирлеге башлыгы вазифасына Илнара Ураловнаны 2022 елда аның ире Рөстәм Сафин махсус хәрби операциягә үз теләге белән киткәннән соң сайлыйлар.
Илнара Сафина дәүләт башлыгына һәм «хезмәт» премиясен оештыручыларга хезмәтен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдергән.
Тормыш иптәше Рөстәм Сафин үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Ул Александр Доставалов исемендәге икенче башкорт ирекле батальонына кушылган. 2022 елның декабрендә хәрби биремне уңышлы үтәгәне, үз зонасында күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнә.